Бүген, 20 июльдә, Әлмәт шәһәренең күп фатирлы йортларның берсендә фаҗига була. Фатир тәрәзәсеннән кечкенә бала егылып төшкән.
Фаҗиганың фото һәм видеосы социаль челтәрләрдә барлыкка килде. Полицейскийлар һәм ашыгыч ярдәм оператив рәвештә килеп җиткән, әмма, шаһитларның хәбәрләренә караганда, баланы коткарып кала алмаганнар.