Түрәләр яңача аралашырга өйрәнә

Пандемия безне яңача яшәргә өйрәтте. Халык җитәкчеләр янына йөри алмагач, түрәләр үзләре аларга якынайды. Үзчикләү кертелгәч, интернет «теле»н белмәгән район башлыклары да социаль челтәрләргә күчте. Татарстанның 28 районы башлыгы социаль челтәрләр аша халык белән аралаша, хакимияткә кагылышы булган 122 аккаунт эшли. Баксаң, республикадагы мондый тәҗрибә мәскәүлеләрне шаккатырган.

«Волга» эксперт клубы вәкилләре сүзләренә караганда, бездә халык белән хакимият арасында ышанычлы сөйләшү, аралашу бар. Мәскәүдә яшәүчеләрнең исә яртысы җитәкчеләр белән уртак тел таба алмый һәм аларга ышанмый. ИНСОМАР Социаль маркетинг институтының сәясәт анализы буенча директоры Виктор Потуремский үзенең Казанга килүенең төп сәбәбен халыкның дәүләт сәясәтендә катнашуы, үз фикерен җиткерүе, электрон хезмәтләр белән актив куллануы кызыксыну уятуында ди. Аңа бигрәк тә «Торак һәм шәһәр мохите» программасы кысасында парклар-скверларның халык фикеренә таянып төзелүе ошаган.
Татарстан исә бу яктан үрнәк булып тора. Мисалга «Безнең ишегалды» программасын гына алыйк. Бу хакта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бекмамбетова сөйләде.
– Ишегалларын төзекләндерү турында сөйләшә башлауга, халык фикерен белештек. Һәр ишегалды янәшәсендә яшәүчеләрнең тәкъдимнәрен тыңладык. Мондый очрашулар архитектор өчен дә, анда яшәүче халык өчен дә бик кирәк иде, – ди ул. – Уртак сөйләшүләр ышаныч арттыра. Кеше үзе яшисе урынының нинди буласын хәл итеп кенә калмый, без белмәгән проблемаларны да күтәрә.
Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, хакимияткә халыкның ярдәме бик кирәк.
– Смартфон «кесәңдәге дәүләт»кә әйләнде. Интернетта активлашу, күп кенә электрон сервисларның эшчәнлеген туктатты. Әйтик, кулланучылар һәм салым түләүчеләр, үзләре дә сизмәстән, социаль челтәрләргә күчте. Алар күп кенә кушымталарны телефонга урнаштырып, шунда фикерләрен һәм шикаятьләрен яза. Тиздән, 1-2 айдан республика халкы исәпләгеч күрсәткечләрен телеграмм-канал аша тапшыра башлаячак. «Халык инспекторы» кушымтасы кирәксезгә әйләнде. Татарстанда 60 меңнән артык күзәтү камерасы куелды. Алар ишегалларын контрольдә тотачак, – ди ул. – Мәскәү кунакларының озакламый түрәләр санын киметәчәксез дигәненә җавап бирәм – социаль яклау бүлегендә элек субсидия билгеләү өлкәсендә 1 миллион кешегә 600 чиновник хезмәт күрсәтсә, хәзер алар 300гә калды. Иртәгә – 150, берсекөнгә гел калмаулары да мөмкин. Халык барысын да үзе интернет аша эшләргә өйрәнде. Яңа буын үсеп килә. Без моңа да әзер булырга тиеш. Тормыш сыйфатлы булырга, табыш артырга, бизнес бездән алда барырга тиеш.
Пандемия вакыты халыкны гына түгел, түрәләрне дә эшләргә өйрәтте. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, элеккеге гадәткә ияләштем инде, ди.
– Коронавирус вакытында Инстаграмда көн саен халык белән туры эфир оештыра башладым. Халык имеш-мимешләргә ышанмасын дип, ярты сәгать буе республикадагы вакыйгаларны сөйләдем, аннан соң килгән сорауларга җавап бирә идем. Кайбер көннәрне минем белән бергә берәр кунак та катнашты. Үзчикләү вакыты бетерелгәч караучыларым кимесә дә, әле дә туры эфирлар уздырам. Туктата алмыйм, миңа мөрәҗәгате булган язылучыларым бар бит. Туры эфирда җайлырак – кеше үз соравына 5 минутта җавап ала. Кире элемтә өчен дә уңайлы. Кайвакыт район яңалыкларын миңа язылучыларым җиткерә, – ди ул.
Очрашуда Мәскәү кунаклары арасында түрәләрнең интернет аша аралашуын өнәп бетермәүчеләр дә табылды. Президентның Мәгълүмат-аналитик идарәсе җитәкчесе Ленар Фәйзетдинов бу сүзләр белән килешмәде.
– Пандемия вакытында халык таяну ноктасын җитәкчеләрдән эзләде. Нинди генә сорау булмасын – түрәләр сүзе аларны тынычландырды. Аеруча Президент Рөстәм Миңнехановның һәр эше күз уңында иде. Ул баштан аяк халык үтенеченә чумды. Эшсез калган бизнесменнар белән очрашты, хастаханәгә барып авырулар хәлен дә белде. Район башлыклары да халыкка якынайды. Эшең белән генә ышаныч яулап була, – диде ул.
Экспертлар Татарстан түрәләренең пандемия вакытында халыкка якынаю хакында тыңлап кына калмады, үз фикерләрен дә җиткерде.
– Татарстан үз Президентлары белән горурлана ала. Беренче Президент Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов та – халык арасында. Гадилекләре аркасында, республика халкының тормышын кайгыртулары, алар өчен тырышып эшләүләрен халык бәяли һәм шуңа ышана да. Очрашудан соң безнең Әлмәт районы башлыгын чиновник дияргә тел әйләнми. Халык мөрәҗәгате белән яшәгән кешене алай дип атап булмый, – диде алар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү