«Армиядән бал кортларын сагынып кайттым»

Авыл эшмәкәрләре турында сүз чыккач, Спас районы Иске Рәҗәп авыл җирлеге рәисе Мансур Нугаев чын күңелдән елмаеп куйды. Санасаң, күпкә китә, янәсе. Авылда хәзер кулыннан эш килә торган һәркем үзе өчен нинди дә булса эш-мәшәкать табарга тырыша.

Иң тырыш, иң булдыклылары арасында иң элек умартачы Сарыйм улы Илфатның исемен атады. Үзе бик иртә китсә дә, якты истәлеге, кылган изге гамәлләре белән авыл халкының хәтеренә нык кереп калган кеше – умартачы Сарыйм Сәмигуллин.
– Унбиш яшеннән әтисе эшен дәвам итә. Мәҗбүриләп түгел, күңеле кушканга эшли, – диде, машинасын Илфатлар яшәгән йорт янына туктатып.
– Менә бу урын бөтенләй буш иде. Хәзер күрәсеңме, нинди зур корылмалар! Юкә агачыннан югары сыйфатлы «евровагонка», шәхси хуҗалыклар үтенече буенча теләсә нинди такта, агач материалы ясый. 150 гектар җирдә нәрсә керемле – шуны үстерә. Үз техникасы, комбайны, тагылма җайланмалары бар.
Илфат турында сөйләгәндә, җирлек башлыгының күзләрендә ут уйнап ала, йөзендә горурлык чагыла. Югыйсә яңарак кына: «Ярдәмче хуҗалык тоту җиңел эш түгел. Һәр тиенне исәпләргә туры килә. Эшләр болай барса, сыер асраучылар кимергә дә мөмкин. Бу эш икеләтә авырлашты», – дип, бармагын бөгә-бөгә чыгымнарны санаганда, кәефе бөтенләй башка иде.
Шөкер, әлегә Иске Рәҗәптә икешәр-өчәр савым сыер, берничә баш үгез, йөзләгән каз, үрдәк асраучылар байтак. Сөт бәясенең яңарак кына берничә сумга кимеп, нибары 18 сумга калуы гына борчый. Яхшы нәселле сыер сатып алам дисәң, йөз мең сумга чаклы акчаңны чыгарып салырга кирәк, диләр.
Утыз елдан артык җирлек башлыгы булып эшләүче кеше белми сөйләмәс. Бозаудан сыер ясаганчы күзең күгәрә, ди ул. Тана булып җитешүен ике ел көтәсе. Каплатылганнан соң тагын тугыз ай тәрбиялисе. Тәүлегенә 15 – 20 килограмм яхшы сыйфатлы терлек азыгы гына кирәк! Ашлыгын, фуражын, печәнен, саламын бергә кушсаң, бер сыер тоту авыл кешесенә көненә 100 сумлык чыгым алып килә икән.
Эшмәкәр Илфат Сәмигуллин өйдә булып чыкты. Берничә кеше белән ашлык чистарту җайланмасын көйләп маташулары. Исәпләре – югары сыйфатлы орлык җитештерү.
– 150 гектар җирдә бал кортлары өчен төрле үләннәр чәчтек. Бөртеклеләр дә байтак. Үземә генә түгел, авылдашларга да өлеш чыгарам. Күп эшне күршеләрем Ислам Сафиуллин, Вазыйх Сәмигуллин һәм башка авылдашларым белән бергәләп эшлибез, – ди ул.
Кыенлыклардан курка торган егет түгеллеге әллә каян күренеп тора. Әтисе – умартачы Сарыйм кисәк кенә якты дөньядан китеп баргач, 120 баш умартага хезмәт күрсәтү аның җилкәсенә төшә. Ярый әле ярдәмгә әнисе бар. Бу эшкә икәүләшеп җигеләләр. Әнисе Рәмзия апа – бүген дә иң якын киңәшчесе, ярдәмчесе.
– Унбиш яшьтә башка малайларга ияреп уйныйсы, клубка чыгасы да килгәндер инде. Ә умарталардан бер сәгатькә генә аерылсаң да, әллә ниләр булырга мөмкин. Шуңа улыма иртә яздан караңгы көзгә кадәр умарталыкта булырга туры килде, – дип искә ала Рәмзия апа.
– Ул елларда армиягә бармый калу оят һәм хурлык санала иде. Вакыты җиткәч, китәсе килә генә бит. Колхоз рәисе Вәгыйз абый: «Үзеңне юкә агачына бәйләми булмас инде», – дип куркытса да, армиягә барасы көнне тәки качтым. Ә армиядән бал кортларын сагынып кайттым, – ди Илфат.
Авылда беренчеләрдән булып 2008 елда шәхси эшмәкәр булып теркәлә Илфат. Хуҗалыгында башка тармаклар белән шөгыльләнсә дә, Илфатның төп кәсебе – умартачылык. Өй янындагы бакчада 75 баш умартасы бар. Күпьеллык тәҗрибә үзенекен итә бугай: башкалар, быел бал аз, дип зарланганда, Илфат тәрбияләгән бал кортлары һәр елны күпләп бал бирә икән. Быел да инде ике тапкыр бал аерткан. Хәзер өченче катка әзерләнә.
– Быел бал кортлары өчен ел бик катлаулы килде. Иртә яз, көндезләрен кызу, төннәрен салкын булу да төрле чәчәкләргә тискәре тәэсир итте. Бал аерту буенча әтидән калган тәҗрибәм бар. Ул кайсы елның ничек киләсен алдан чамалый иде. Мин дә чамалыйм. Шуңа карап бал кортларын тәрбияләргә тырышам, – ди Илфат Сарыйм улы.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү