“Мәктәп21”гә сайлап алуның соңгы этабы башланган

Казанда “Мәктәп 21” дигән мәгариф программасында катнашу өчен сайлап алуның соңгы этабы – “бассейн” башланган. Ул 26 көн дәвам итеп, ныклылыкка сынау булачак һәм иң сәләтлеләрне сайлап алу мөмкинлеге бирәчәк.

“Бассейн”да катнашучылар программалау нигезләре буенча бурычларга баштанаяк чумачак. Алар биремнәр үтәячәк, берсен-берсе тикшерәчәк, шулай ук бер-берсенә киңәшләр бирәчәк. “Бассейн”чыларның яртысы – 25 тән яшьрәкләр. 100дән артыграгы – 25 тән 40 яшькә кадәр, өчесе – 40 яшьтән өлкәнрәк.
Казанда барлыгы шундый 3 бассейнның булуы көтелә. Аларның йомгаклары буенча иң яхшы 500 кеше сайлап алыначак. Алар инде быел көзен үк “Мәктәп 21”дә белем ала башлаячак.
“Мәктәп 21” – Саклык банкының “Киләчәк мәктәбе” методикасына нигезләнгән мәгариф программасы ул. Анда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белгечләр әзерлиләр. Мәктәптә бушлай укытыла.
“Мәктәп 21” 2018 елдан бирле “Ассоциация 42” дигән 30 партнерлык кампуслары челтәренә керә. Кампуслар дөньяның 22 илендә урнашкан. Аларда катнашучылар, ирешелгән биеклекне югалтмыйча, бер мәктәптән икенчесенә күчә ала.
Казанның “Мәктәп 21” кампусында белем алу өчен 60 меңгә якын гариза тапшырылган. Меңнән артыграк абитуриент кышкы “бассейн”нарда катнашкан.
“Мәктәп 21”дә сайлап алу этапларын уңышлы узган, 18 яшьтән зуррак теләсә кем катнашырга мөмкин. Укырга керү өчен 21-school.ru сайтында гариза язып калдырырга мөмкин. Казанда “Мәктәп 21” телүчеләргә бушлай торак тәкъдим итә.

“Мәктәп 21” автоном коммерциясез оешмасының Идел буе филиалы җитәкчесе Айрат Хасьянов:
“Сайлап алу этабында катнашучыларның иминлеген кайгырту йөзеннән кампусны тиешенчә әзерләдек, аларның һәркайсы бер-берсеннән тиешле ераклыкта шөгыльләнү мөмкинлеге алачак, пирчәткә, битлек һәм антисептиклардан файдаланачак, шул ук вакытта кампус бүлмәләре дезинфекцияләнәчәк.


Фикер өстәү