Татарстанда үзара салым акчасы нәрсәгә тотыла?

Авылларда 2020 ел өчен үзара салым җыю тәмам. Бу эш Татарстанда 2013 елдан бирле башкарыла. Кайбер җирлекләрдә әлегә бу акчаны кая тотасын тәгаен хәл итмәсәләр дә, инде эш башлаган авыллар да байтак. Кыскасы, алты ел эчендә халыктан җыелган акчаны дәүләт дүрт тапкыр арттырып кайтару нәтиҗәсендә, салада әллә никадәр эш башкарган.

Мамадыш районының Ишки авылында быел җыелган акча хисабына юл да төзелгән, су гидрантлары да куелган. Җирлек башлыгы Рифат Хафизов сүзләренә караганда, алар һәр кешедән 400әр сум акча җыйган.

– Безнең җирлектә ике авыл. 373 кеше пропискада тора. Барысы да акча тапшыра. Каршы килүче юк. Акчаның нәрсә өчен тотылганын беләләр. Бу эшләр авыл яшәсен өчен дип башкарыла, – ди  ул. –  Иң авырткан урыныбыз – юллар.  Быел Ишки үзәк урамының юлын рәтләдек, Васильево белән Ишкигә су гидрантлары куйдырдык. 2019 елда башня куйдырдык, суыбыз да агып тора хәзер. 3 ел эшләү дәверендә, шөкер, янгыннар күзәтелми. Әмма без әзер торырга тиеш. Киләсе елга җыелачак акчага нәрсә эшләячәгебезне дә беләбез – юллар төзекләндерүне дәвам итәргә кирәк.

Чирмешән районының Кармыш авылында үзара салым акчасы – 500 сум икән. Аларда ташламалы категориягә кергән кешеләр исемлеге бар. I нче төркем инвалидлар, 90 яшьтән узучылар, көндезге бүлектә укучылар бу акчаны түләми.

– Авыл җирендә эш бетәмени! 265 кешедән 132 мең 500 сум акча җыеп алдык. Дәүләт бу акчаны дүрт тапкыр арттыра. Без исә, акчаны урам утларын алыштырырга, асфальт юлдагы чокырларны ямарга, зират тирәсен тәртипкә китерергә тотачакбыз. Халыкның безне аңлавы, үзе яшәгән җирлеккә ярдәм итүенә күңел сөенә. Иң мөһиме – эшебезне күреп, рәхмәт әйтәләр, – ди Кармыш җирле үзидарәсе хисапчысы Миңнегөл Галиева.

Биектау районының Алан-Бәксәр җирлеге башыгы Зөһрә Гарифуллина авылдашлары арасында, акча җыюны аңлап бетермәүчеләр әле дә очрый, ди. Казан янәшәсендә урнашкангамы биредә яшәүчеләрнең таләпләре зур икән.

– Без акчаны 300 сум гына җыябыз. Шуңа күрә, бер кешегә дә ташлама ясамадык.  Дөрес, физик мөмкинлеге чикле кешеләрдән сорамыйбыз. Әмма бездә студентлар да тапшыра, – ди ул.

Җирлеккә 5 авыл керә. Өчесендә халык ел дәвамында яшәсә, икесенә  җәйгә кайтып торучылар күп.

– Иң беренче эшебез Изгеләр чишмәсен ясату булды.  2010 елда эшкә билгеләнгәндә, авыр вакытлар иде. Колхоз таралган, каян тотынып, нәрсә эшләргә, дигән вакытлар күп булды. Шулчакта бу чишмәне такта белән бер кат эшләткән идек. Үзара салым акчасы җыя башлагач, яхшылап, тирә-ягын тимердән ясатып куйдык. Кырыена өй дә салып куйдылар. Шул чишмә буеннан сигез авылга юл китә. Узып китүчеләр барганда  да, кайтканда да  туктап су ала, – ди Зөһрә ханым.

Төп эшләре булып урам юлларын төзәтү, яңарту тора икән. Җирлек башлыгы, ел саен вак таш алып, шуны «Әсән» колхозы ярдәме белән  юлларга җәябез, ди. Әкренләп, урамдагы утны яңартып, энергия сакларга өйрәнгәннәр. Узган ел тагын бер чишмәне төзекләндергәннәр. 2018, 2019 елларда җыелган акчага Алан-Бәксәр һәм Гәр авылларында сугышта катнашучыларга һәйкәл ясатканнар. Гәр авылында бу эшкә иганәче алынган. Әсән авылында зиратны да тәртипкә китергәннәр. Һәр авылда балалар мәйданчыклары барлыкка килгән. Эшләгән эшләрен саный китсәң, бармак җитми. Акчаны да исәпләп карасаң, ничек җиткерәләр икән дигән сорау туа. Баксаң, җирлек башлыгы акча эшләүнең башка юлларын да таба икән. Быел бер бәйгедә катнашып грант отканнар.

– Хатын-кыз булгач, миңа эшнең ахыры кирәк. Чишмә яны булсынмы, урамдагы колонкалармы – аларның матур булып торуын таләп итәм. Башкаларга үзем эшләп күрсәтәм, – ди ул.

Башлык  җитәкче хатын-кыз булуның уңай якларын күрә. Эшне эшләтү җиңел, ди ул. Сүзен дә тыңлыйлар икән. Авылдашлары да акчаны тапшырмыйча калмый икән.

Акчаны алырга яратсак та, бирү читенрәк. Бу уңайдан халык нәрсә уйлый соң? Апас районының Болын-Балыкчы авылында яшәүче Римма  Гыйльметдинова, акчаның кая киткәне күз алдында, ди.

– Бездә халык берсүзсез тапшыра. Кеше аңлый. Үзем дә ел саен акча бирәм. Авыл бетмәсен, яшәсен өчен бу – бик зур ярдәм. Дөрес уйланган эш. Үз авылы өчен акчасын кызганмаган кеше, эше белән ярдәм итә. Һич югы эшләгәнне күрә, саклый беләчәк, – ди ул.

Кукмара районының Төркәш авылында яшәүче Дания Йосыпова да, үзара салым акчасын тапшырмыйча калганыбыз юк, ди.

– Туганнан бирле шул авылда яшибез. Безнең җирлектә күркә фермасы төзелде, элек тик яткан басулардан ашлык җыялар. Әкренләп, тормыш яңара. Авыл җирлеге дә халыкны кайгыртып тора. Ут, су проблемалары хәл ителә. Әле менә Нырты җирлеге башлыгы Таһир Котдусов, балалар өчен футбол мәйданчыгы да ясарга иде, дигән теләк белән йөри. Димәк, авылыбыз әле яши.

 САН

2013 – 2019 елларда үзара салым акчасын финанслау өчен бюджеттан 4 млрд сум акча бүленеп бирелгән. 2013 елда – 93 җирлек катнашып, 3,7 миллион сум, узган ел 856 авылдан 241,6 миллион сум акча җыелган. 2019 елда иң актив район  булып Кукмара санала. Алар халыктан 16 миллион сум акча җыйган. Икенче урында – Мөслим (14 миллион), өченче урынны  11әр миллион сум җыеп Арча белән Буа бүлешә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 


Фикер өстәү