Казанда яңа зират ачыла

Август уртасында Казанда М-7 трассасында 147,5 мең урынга исәпләнгән 88,6 гектар мәйданда «Курган» күмү комплексын ачу планлаштырыла. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итте.

Зиратның мәйданы кешеләрне җирләү эшләрен ким дигәндә 30 ел башкару өчен җитәрлек булачак. Бу хакта Казан Башкарма комитетының аппарат киңәшмәсендә ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин хәбәр итте.

Татарстан башкаласы башлыгы билгеләп үткәнчә, яңа күмү комплексы ачылышы — шәһәр өчен мөһим вакыйга. «Без шәһәр халкыннан күп кенә мөрәҗәгатьләр алдык. Яңа күмү комплексында кирәкле барлык шартлар да булдырылачак, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм республика Хөкүмәтенә рәхмәт», — диде И.Метшин.

Ике төп җәмәгать зиратыннан тыш, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарын, шулай ук Казан һәм Татарстан үсешенә зур өлеш керткән затларны күмү өчен аерым участоклар каралган. «Күмү комплексы төзелеше — ул күптәнге ихтыяҗ. Бер гектарда күмү өчен 2 мең 880 участок каралган. Без моның кимендә 30 елга җитәчәгенә ышанабыз», — дип ассызыклады Марат Ишкин. Аның сүзләренчә, комплекс территориясендә койма урнаштыру тыелачак.

Шулай ук «Курган» территориясендә административ бина, хуҗалык блогы, ротонда һәм мәрхүмнәр белән хушлашу өчен ике бүлмә урнашачак. Килүчеләргә уңайлы булсын өчен 500 машинага исәпләнгән 10 га мәйданда зур парковка каралган.

Марат Ишкин хәбәр иткәнчә, эчке юлларны урнаштыру эше 2020-2021 елларда тәмамланачак. Моннан тыш, проект буенча мәчет һәм часовня төзү планлаштырыла, перспективада — бер кремация миче булган җирләү йорты төзү.


Фикер өстәү