Мамадышта өлкәннәрне һәм инвалидларны кайгыртырга өйрәтәләр

Мамадышта яшәүчеләргә «Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау мәктәбе»ндә укулар узарга тәкъдим итәләр. «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге барлык теләүчеләрне җыя. Укулар «Демография» илкүләм проекты кысаларында уздырыла. Бу хакта «Нократ» газетасы хәбәр итте.

Мәктәпне тыңлаучылар үз-үзләрен мөстәкыйль карый алмаган өлкәннәрне һәм инвалидларны тәрбияләүгә бушлай өйрәнә алачак.

Укырга теләүчеләр көнкүреш эшләрне оештыру, шәхси гигиена, туклану, организмның яшәү-мөһим функцияләре параметрлары, транспортлау һәм яңадан күчерү, мускуллар гипотрофиясен профилактикалау, тернәкләндерүнең техник чараларын куллану турында белә алачак.

Укулар айга ике тапкыр 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ике тапкыр узачак. Дәресләр башлану турында алдан хәбәр ителәчәк.


Фикер өстәү