Татарстанда 11 яшьлек малай сулы чокырда батып үлгән

Татарстанда 11 яшьлек малай сулы чокырда батып үлгән дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бүген 17.45 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына республиканың Нурлат районы Егоркино авылында йорт янындагы җир кишәрлегендә ясалма сулыкта малай баткан.

Ачыкланганча, йорт хуҗасы үз җир кишәрлегендә котлован казыган һәм су белән тутырган. Ясалма сулыкның тирәнлеге ике метр булган.

Бүген ир-ат җир кишәрлегендә балаларны күреп алган. Ул балаларның нишләве белән кызыксынган. Малайлар балык тотарга килүләрен, ә бер дусларының яр кырыеннан суга төшеп китеп батуын да әйткән. Балалар өлкәннәргә әйтергә курыккан.

Җир кишәрлеге хуҗасы 11 яшьлек малайның мәетен судан чыгарган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү