Татарстанда бер ай эчендә 1 меңнән артык торак кредиты рәсмиләштерелә

Татарстанда бер атна эчендә фатир һәм шәхси йортлар сатып алуга 200 дән артыграк кредит рәсмиләштерелә. Бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Министрлар Кабинетында республика халкының торак шартларын яхшырту темасына багышланган брифингта әйтте, дип яза Татар-информ.

«Анализ күрсәтә: бездә һәр атна тотрыклы норма бар. Атнасына 220-260 кредит, айга 1 мең дигән сүз», — диде министр.

Фәрит Хәнифов әйтүенчә, 2024 елга 3 млн 600 квадрат метр торак төзү ниятләнә. «Ун ел эчендә, 2010-2020 елларда, торак төзелешен бер млн квадрат метрга арттыра алдык, хәзер биш ел эчендә ярты миллион квадрат метрга арттырырга тырышырга кирәк», — диде.

Министр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка төзелеш тармагына күрсәтелгән игътибар һәм ярдәме өчен рәхмәтен җиткерде.

«Безнең әти-әниләр яшәү дәверендә олыгайгач кына фатир ала иделәр. Хәзер, киресенчә, тормышның башыннан ук тораклы булып, аның өчен әкренләп бүлеп түләү мөмкинлекләре булдырылды», — диде Фәрит Хәнифов.


Фикер өстәү