Яңача яши башлаган сәүдә үзәкләрендә ниләр бар?

Берничә айга сузылган чикләүдән соң зур сәүдә үзәкләре янәдән ачылды. «ВТ» хәбәрчесе дүшәмбе көнне шуларны урап кайтты.

«Тиешле араны саклагыз!»

Сәүдә комплекслары ачылышка зур җаваплылык белән әзерләнгән. Битлек һәм пирчәткәсез керү рөхсәт ителми. Социаль дистанцияне үтәүне таләп итәләр. Һәр сатып алучыны керү юлында системага теркәп баралар. Адым саен «Битлек һәм пирчәткәләр киегез!» дигән язулар күренә.

«Мега» сәүдә үзәгендә, дүшәмбе көн булуга карамастан, халык бик күп. Сатып алучылар — төрле яшьтә. 74 яшьлек Рузия әби үзенә күлмәк сайларга килгән.

–  Киемнәрем тәмам искергән  иде инде. Матурны киясе килә бит. Кибетләр ачылачагын белгәч, бик шатландым. Чиратта тору кыен түгел, барысыннан да канәгать, – ди ул. – Кеше күп булуга борчылмыйм. Бүредән курыксаң, урманга бармыйсың инде. Пирчәткәсен дә, битлеген дә киябез.

«Мега» белән чагыштырганда, «Южный» сәүдә үзәгендә кеше шактый аз. Күпчелек кием-салым кибетләрен сайлый. Керү юлында шулай ук битлек һәм пирчәткә киюне тикшереп торалар.

«Парк Хаус»  – кергәндә һәрбер кешенең температурасын үлчәгән бердәнбер сәүдә үзәге булып чыкты. Монда кеше умарта оясыдай гөжләп тора. Керү юлында битлек-пирчәткә режимын сакларга кирәклеге турында искәрмәләр эленгән.

 «Беренче көнне 800ләп кеше килде»

Иң күп килүчеләр беренче көннәрдә булган. Бу хакта ???? сәүдә үзәгендә урнашкан бер кибетнең менеджеры Маргарита сөйләде.

– Ачылырга рөхсәт иткәч, без  кибеткә керү кагыйдәләре турында мәгълүмат бастырдык. Барысын да яхшылап җыештырдык, аннан эшли башладык. Беренче көнне 800гә якын кеше килде. Моны барыбыз да зарыгып көткән идек, – дип сөйли Маргарита.

Үзчикләү чорында кибет хезмәткәрләре товарлар кабул итүне, кием-салымнарны элгечләргә элеп, бәяләр ябыштыруны дәвам иттергән. Шуңа күрә кибетләрнең күбесе ачылуга алдан ук әзер булган.

«Яңа чынбарлыкта яшибез»

Иң зур чират – популяр «Zara» һәм «H&M» кебек кием кибетләрендә. Кешеләр керү юлында, чишенү бүлмәсендә, ә аннары кассада чират  көтә. Кибетләр янында кергән һәм чыккан кешеләрнең санын теркәп баралар.

– Сәүдә үзәкләренең эшли башлавын  түземсезлек белән көттем. Хәзер бит яңа чынбарлыкта яшибез: битлек, пирчәткә, кибетләргә чират тору, дистанцияне саклауга җайлашып беттек инде. Интернет-кибетләргә ияләшкән идем, тик  тотып карап алу – барыбер башкача, – ди Венера ханым.

Сәүдә үзәкләре ачылгач, бик күпләрне «ИКЕА эшлиме?» дигән сорау кызыксындырган иде. 20 июльдән башлап «Мега» сәүдә үзәгендәге кибет яңадан эшли башлады. Өй җиһазлары сатып алырга теләүчеләр шактый. Инде иртәдән үк монда керергә чират җыелган.

– ИКЕА эшли башлауга килдек. Сәүдә үзәкләре ачылуга без бик шат, – ди Галиевлар гаиләсе.

Сәүдә үзәкләренә кирәк-ярак өчен генә түгел, балалары белән ял итәргә килүчеләр дә күренгәли. Алар күбрәк уенчык кибетләрендә чуала. Йөреп арыгач, кафеларда тукталып, тамак ялгап алалар. Кеше  артык күп җыелмасын өчен, өстәл-урындыкларны читкә алып куйганнар. Сәүдә үзәкләренең кабат шау-шулы тормышына кайтып барышы. Бу тормыш сагындырган…

Ләйсән Сафина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов 


Фикер өстәү