«Бер йога күнегүләре ясаган кеше, башка туктый алмый»

Бүген – йога көне. Йога – борынгы һинд телендә «берләшү», «кушылу» дигәнне аңлата. Соңгы вакытта Татарстанда йога белән шөгыльләнүчеләр күбәеп китте. Бер тапкыр йога күнегүләре ясаган кеше, башка ансыз яши алмый икән.

Алар күнегүләр генә ясап калмыйлар, үз-үзләрен тотышлары белән идарә итәләр. Күнегүләр арасында медитация белән шөгыльләнү дә бар. Анысы кәефне күтәрә, стресслардан котылырга булыша.
Казанда яшәүче Гөлназ Хәбирова үзе дә сизмәстән йога белән шөгыльләнә башлый. Бу хакта китаплардан укый, интернеттан күнегүләр өйрәнә. Шуннан соң үз дуслары өчен йога дәресләре үткәрә башлый.

– Башта без физик күнегеүләр ясыйбыз. Аннан дөрес итеп сулыш алырга өйрәнәбез. Соңыннан бушану күнегүләре була. Йога сәламәтлек өчен файдалы. Даими шөгыльләнү арка, буын, умырткалык авыртуларыннан котылырга ярдәм итә. Безгә килгән кешеләрнең күбесе стресс, депрессиядән интегә. Йога аларны да дәвалый, – ди ул. – Тәннең нәфислеге өчен дә кирәк ул. Тик йога дигәч тә, бар кешегә дә ярый дип кабул итмәгез. Табиб белән киңәшләшү мөһим. Йога белән шөгыльләнер өчен күңел халәтен яхшырту кирәк. Бар да эчке дөньяңан тора.

Әминә Кәримова:

– Йога – бөтен гәүдәмә ял бирә. Былтыр бик яхшылап шөгыльләндем. Быел йөреп булмады. Организм шуны гел сорап тора. Яшем дә бар бит инде. 71не тутырам. Танышларым-дусларым минем йогага йөрүемне яратмый, кабул итә алмадылар. Әмма мин туктап калмадым, көн саен иртән үзем белән барлык күнегүләрне кабатлыйм.

Алсу Исрафилова:

– Каядыр барып йога белән шөгыльләнгәнче, биш вакты намазыңны укырга кирәк. Менә – ул йога ичмасам. Буыннар өчен дә әйбәт, күңелең дә, рухың да чистара. Безнең халыкның читтән кергән һәрнәрсәгә исе китә. Әби-бабайлар йога белән шөгыльләнмәгән әле.

Мәрьям Хәмидуллина:

– Йога белән шөгыльләнгәч, бөтен организм ял итә. Мин аны белән сәламәтлегем өчен сайладым. Тән киеренкелектән чыга. Күңел халәте яхшыра.

Йога белән шөгыльләнүне диндә хуплап бетермәүчеләр дә бар.
Бу уңайдан Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллинның җавабын да белештек.

– Йога белән гимнастика буларак шөгыльләнсәң була. Ә менә ышану ярамый, – ди ул.


Фикер өстәү