Розаны ничек яшәртергә?

Гөлчәчәкнең (роза) «яшьлеге» мәңгелек түгел. Әмма аны картайтмауның җайлы гына ысулы бар.

Моның өчен 5 л суга 1 аш кашыгы сода, 0,5 чәй кашыгы нашатырь спирты, 1 чәй кашыгы магний сульфаты, 1 чәй кашыгы уылган кер сабыны кушып, болгатабыз. Шушы эремәне чәчәккә сиптерәбез. Моны иртәнге якта яисә кич башкарсагыз хәерле.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү