БДИны 100 баллга биргән Алсу: «Әнием исән булса, бик куаныр иде»

Быелгы чыгарылыш укучыларына җиңел булмады: башта БДИны берничә тапкыр күчерсәләр, аннан чыдап булмаслык эсселәр башланды. Социаль челтәрләрдә, сынауларда тәрәзә һәм ишекләрне ачмыйлар, дип зарланучылар да бар. БДИ ахырына якынлашса да, өстәмә көннәр 8 августка кадәр дәвам итәчәк.

Беренче нәтиҗәләре нинди?

Татарстанда беренче сынау нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Узган ел белән чагыштырганда, 100 балл туплаучылар саны арткан. Географиядән – 3, әдәбияттан – 29, информатикадан 35 кеше абсолют балл туплаган. Информатикадан – 113, әдәбияттан 6 кеше чик баллны уза алмаган. Рус теле сынавын быел икегә бүлеп тапшырдылар, шуңа күрә әлегә нәтиҗәләрнең бер өлеше генә билгеле.

Азнакай районының Тымытык мәктәбе укучысы Алсу Әхмәтгәрәева рус теленнән 100 балл туплаган.

– Безне азга да канәгать булырга өйрәттеләр. Шуңа күрә 80 – 90 баллга да риза идем. Имтиханнан кайткач, биремнәрне дөрес эшләдемме икән, дип шикләндем. 100 балл җыйганымны белгәч, шатландым инде. Иң беренче чиратта әниемне уйладым. Их, исән булса, бик куаныр иде ул. Укуга мәхәббәтне башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләүче әнием тәрбияләде бит. Ул моннан 6 ел элек вафат булды. Безне – 4 баланы әтиебез Фәрит тәрбияли. Бик зур рәхмәт аңа, – диде Алсу.

Вузлар абитуриентлардан документларны онлайн рәвештә кабул итә. Аны дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (gosuslugi.ru) аша да тапшырып була. Портал илнең 54 университетын үз эченә алган. Шулай ук гаризаларны югары уку йортларының сайтлары аша да бирергә мөмкин.

Алсу әйтүенчә, 100 балл туплау өчен башны бәрә-бәрә укырга кирәкми. Укуда да чик булырга тиеш дип саный ул. Үзеңне җәфалап укыганчы, фәнне яратырга өйрәнергә кирәк. «Авыл баласы өчен зур күрсәткеч инде бу. Мин гади авыл мәктәбендә белем алдым. Репетиторлар ялламадык. Аның кирәге дә булмады, рус теле укытучыбыз Гүзәлия Хәсәнова бик яхшы укытты. Укырга төзелеш юнәлеше буенча керергә җыенам», – ди ул.

Актаныш кызы Эльвина Мирзагаянова да рус теленнән 100 балл җыйган. Ул Актанышның 2 нче мәктәбен тәмамлаган, табиб булырга җыена. Эльвина сынау нәтиҗәсе 90нан да ким булмас дип ышанган.

– БДИдан курыкмаска, башны артык катырмаска һәм борчылмаска кирәк. Тырышыгыз, әмма ял да итәргә онытмагыз. Баксаң, бу сынау алай куркыныч түгел икән. Мин моны имтиханга кереп утыргач кына аңладым, – ди Эльвина.

Ачыгыз тәрәзәләрне!

Кайбер төбәкләрдә, эсседән хәлсезләнеп, сынауларны ахырына кадәр төгәлли алмаучылар да булган. Андыйларга табиблар ярдәм күрсәткән. Бездә дә бөркүдән зарланучылар булмады түгел. Социаль челтәрдә танылган бизнес-тренер Гүзәл Хисмәтуллина белдергәнчә, кызының дусты имтиханда, тынчу булгач, аңын югалтып егылган. Шуннан соң гына тәрәзәне ачканнар.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында, имтихан пунктларында укучылар һәм укытучыларның сәламәтлегенә бәйле рәвештә табиблар бригадасын чакырту очраклары телкәлмәде, дип белдерделәр. Шул ук вакытта узган елга караганда, төрле авырулар, әйтик, кан басымы күтәрелү, эч авырту һәм башка авырулардан интегүчеләр күбрәк күзәтелгән. Температурасы күтәрелеп, имтиханга кертелмәүчеләр дә очраган. Андыйлар сынауны өстәмә көннәрдә тапшыра ала. Тик шулай да министрлыкка, тәрәзә ябык иде, дигән бер шикаять килгән. Бу хәлгә ачыклык керткәннәр: аудиториядә имтихан биремнәрен бастырган вакытта, кәгазьләр очып китмәсен өчен, тәрәзә ябылган булган.

– Без һәрвакыт, тәрәзәләрне ачып җилләтегез, дип әйтәбез. Бу – аерым педагогларның үзбелдекләнүедер. Кайларда ачмаганнарын белмибез. Оештыручылар үзләре дә ничек тынчуда утыра алган? – ди Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.

Эсседән зарланучылар илнең башка төбәкләрендә күзәтелгән. Кемдер аклану җаен эзләсә, чарасын табучылар да булган. Әйтик, Оренбург өлкәсендә әти-әниләргә җилләткечләр алып килергә рөхсәт итсәләр, Башкортстанда шорты һәм футболкадан килүчеләргә сүз әйтмәгәннәр.

– Хәлсезләнүчеләр булмады, бездә тәрәзә ачарга рөхсәт иттеләр. Имтихан нервыларны какшатты. Шөкер, сынауларны тапшырып бетердем. Дүртесе арасында физика иң авыры кебек тоелды. Имтихан баллары кая җитә, шул вузга барачакмын. Хәзерге вакытта югары уку йортларының сайтлары аша гаризалар тапшырам, – ди Мөслим кызы Эльгина.

P.S. 25 июльдә бердәм дәүләт имтиханнары тәмамлана. Өстәмә көннәр исә – төрле сәбәпләр аркасында сынауларда катнаша алмаганнар өчен. Быел баллары начар булганнарга аны кабат тапшыру мөмкинлеге бирелми.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү