Россиядә коронавирустан прививка ясый башлау вакыты билгеле

Россиядә коронавирустан вакцинаны күпләп җитештерү ярты елдан да иртәрәк башланмаячак. Бу хакта Мәскәү физика-техник институты (МФТИ) геном инженериясе лабораториясе башлыгы Павел Волчковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Эксперт хәбәр иткәнчә, барлык стандартларны исәпкә алып, вакцинаны күпләп җитештерүне оештыру өчен кимендә бер елдан да ким булмаган вакыт кирәк. Тик ашыгычлыкны исәпкә алып, «кайбер таләпләргә күз йомарга мөмкин», шуңа күрә вакцинация алты айдан соң башланырга мөмкин.

Павел Волчков сүзләренчә, төп катлаулылык нәкъ менә вакцинаны зур күләмдә сәнәгать җитештерүеннән тора,чөнки моның өчен яңа инфраструктура булдырырга туры киләчәк.

 


Фикер өстәү