Нократ елгасында баткан 13 яшьлек малайның гәүдәсен тапканнар

Бүген Татарстан эзләү-коткару хезмәтенең водолаз төркеме 13 яшьлек малайның мәетен эзләп табалар. Мәетне иртәнге 10.10 да, Нократ елгасы ярыннан 2,5 метр тирәнлектә табып алалар.

Малай 21 июльдә Мамадыш шәһәре янындагы Чугунка ермагында коену вакытында батып үлгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, елгада 5 бала су коенган, ә аларның берсе суга чумган һәм кире чыкмаган. Бу хәлнең шартлары аныклана.


Фикер өстәү