Эшмәкәрләр өчен өченче вебинар узачак

23 июльдә (сәгать 11дә башлана) KAZAN DIGITAL WEEK — 2020 халыкара форумына әзерләнү кысаларында, өченче вебинар узачак.

“Бизнеска кертелүче инновацияләр” дигән темага багышланган вебинарны Россия Икътисади үсеш министрлыгының Стратегик үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры урынбасары Егор Шипицын үткәрә. Чарада катнашу – бушлай. Катнашу өчен сылтама (https://kazandigitalweek.com/business-innovations-webinar/) аша узып теркәлергә кирәк.

Вебинар кысаларында Россиядә инновацион экосистеманы һәм корпоратив инновацияләр базарын үстерү мәсьәләләре, шулай ук төрле технологияләргә таянып эшләүче эшмәкәрләргә һәм венчур бизнесына ярдәм итүнең яңа формалары каралачак. Белгечләр Россиянең бизнес мохитендә проектлар сайлап алуда нинди инвестицион критерийларның популяр булуы, инвесторларга венчур-проектлардан ничек итеп күбрәк табыш алып булуы һәм чит илләрдән инвесторлар җәлеп итү өчен Россия базарында ниләр эшләнелүе турында сөйлиячәк. Интеллектуаль милекне коммерцияләштерү үзенчәлекләре, корпорацияләр белән берләшеп эшләү өчен проектларга ярдәм итү механизмнары аерым игътибар үзәгенә алыначак.

Вебинарны оештыручы – Татарстан Инвестицион-венчур фонды.


Фикер өстәү