Мәктәпләрне төзекләндерү август уртасында төгәлләнә

Республикада төрле социаль тармакларны үз эчендә алган 50 программа гамәлгә ашырыла. Алар  республика казнасы акчасына башкарыла һәм икенче төрле Президент программасы дип атала. Шуның 27се социаль тармактагы биналарны капиталь төзекләндерүгә кагылышлы.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыйров сөйләвенчә, быел башкарылырга планлаштырылган  эшләрдә тоткарлык юк диярлек. Бары тик күп катлы фатирларның эчке ягында үткәрелүче ремонт эшләре генә халык үзизоляциядә өендә утырганда туктатылып торган. Башка өлкәләр буенча төзелеш һәм төзекләндерү ул чорда да дәвам иттерелгән. Әлеге эшләр министрлыклар белән бергә үткәрелә. Биналарны төзекләндерү программалары да алар биргән исемлек буенча ясала. Капиталь төзекләндерү программасының иң күп өлеше мәгариф  өлкәсенә карый һәм ул берничә өлешне үз эченә ала.

– Мәгариф  өлкәсенә караган 36 оешмада ремонт-монтажлау эшләре бара. Республика мәктәпләрен төзекләндерү 15 августка төгәлләнергә тиеш, – ди Илдус Насыйров. – Бездән соң биналарны күзәтчелек органнары карый. Кимчелек тапсалар, тиз арада төзәтергә туры киләчәк. 1 сентябрьгә мәктәпләр балаларны кабул итәргә әзер булырга тиеш.

Авыл мәктәпләрен төзекләндергәндә, бина эчендә җылытылган бәдрәфләр кору да планга кергән. Мәктәпләрдән тыш, ресурс үзәкләрендә, урта һөнәри белем бирү оешмаларында да ремонт эшләренең иң кызган чагы. Барысын да укулар башланганчы, җәйге чорда тәмамлап калырга кирәк. Спикер әйтүенчә, арада бик зур чыгымнар сорый торганнары да шактый. Төзекләндерүдән тыш, көллиятләрдә укучы яшьләргә Ворлдскиллс һәм башка ярышларга әзерләнү өчен заманча мәйданчыклар булдыру бурычы да тора.

Бу җәһәттән сәламәтлек саклау тармагы биналарында да эш тукталмаган. Быел 28 стационар капиталь төзекләндереләчәк.  Яшьләр клублары һәм үзәкләре дә, спорт корылмалары да, мәдәният йортлары да, ремонттан соң, шактый үзгәреш кичерәчәк. Бу уңайдан балаларның, үсмерләрнең ялын оештыру-савыктыру лагерьләренә дә зур игьтибар бирелә. Илдус Насыйров фикеренчә, кайберсе ел дәвамында эшли һәм аларны төрле юнәлештә гел карап торырга кирәк.  Социаль яклау тармагына күбрәк картлар һәм инвалидларга хезмәт күрсәтүче биналар керә. Быелгы программа буенча, 37 бина яңартылачак. Ремонт чорында кайберләреннән өлкәннәрне башка биналарга да күчереп торырга туры килгән.

Фәния Арсланова 


Фикер өстәү