БДИ тапшыру урынына килгән Рафис Борһанов: «Минем өчен иң мөһиме – балаларның кәефе яхшы булу»

Бүген укучылар чит телләрдә сөйләшеп күрсәтте. Инглиз теленнән – 2122, немец теленнән – 29, француз теленнән – 11, испан теленнән 1 укучы имтиханның телдән өлешен тапшырды. Казанның 139 нчы гимназиясенә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та килгән иде.


Казандагы бу пунктта сынауны 111 укучы тапшыра, шуларның берсенең сәламәтлеге чикле. Төрле мәктәпләрдән килгән егет-кызларга ишегалдында оештыручылар, социаль аралыкны саклыйбыз, дип әледән-әле кисәтеп тора. Укучылар бер-берсе белән 1,5 метр ара калдырып аралаша. Арада бер кыз укытучысына: «Апа, әгәр мин беренче биремне эшли алмасам, бу инде бөтенләй начар дигән сүзме?» – дип сорый. Укытучысы: «Алай түгел, бар да яхшы булыр, борчылма», – дип тынычландыра.
– Мондый гадәти булмаган шартларда имтихан бирү әллә ничек шунда. Битлек, пирчәткәләрдән уңайсыз, өстәвенә бер-берең белән ерактан аралашырга кирәк. БДИны башка еллардагылар кебек биреп булмады. Өйдә уку рәхәт түгел, әзерләнергә теләк булмады. Репетитор ялламадык. Ничә ай буе билгесезлектә яшәдек бит.

Сынауларны берничә мәртәбә күчерделәр. Кәеф әллә ни әйбәт түгел. Ләкин шуңа да карамастан, яхшы баллар тупларга кирәк. КФУдагы чит телләр бүлегенә укырга керәсе килә, – ди Әминә.
Казандагы халыкара мәктәпне тәмамлаган Омар Эльхаули, инглиз телендә яхшы аралашам, ди. Мәктәптә бар фәннәрне дә әлеге телдә укыталар. Шуңа күрә инглиз теле сынавына әзерләнүнең аның өчен кыенлыгы булмаган.
Рафис Борһанов имтихан алдыннан укучыларның кәефләрен белеште, нинди шартлар тудырылуы белән кызыксынды.
– Балаларның кәефе яхшы, бу минем өчен – иң мөһиме. Көн дә эссе түгел. Шәфкать туташларыннан сораштым. Алдагы еллар белән чагыштырганда, сәламәтлеккә бәйле тайпылышлар әллә ни күзәтелмәгән. Бүлмәләрдә тәрәзәләрне ачып җилләтәләр, – диде.

Министр әйтүенчә, әле нәтиҗәләр турында әйтергә иртәрәк. Ләкин берничә фән күрсәткечләреннән чыгып, рус теле һәм әдәбияты, географиядән уртача бал яхшырак. Ә менә информатикадан түбәнрәк. Информатика – авыр фән, аңа мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә җиңелрәк. Өйдә уку бу фәнгә тискәре йогынты ясамаган. 100 балл туплаучылар да узган елдан ким түгел. Укытучыларның елдан-ел яңа ысуллар куллануының да файдасы бу.
Имтихан кагыйдәләрен бозучылар бармы?
– БДИ бирергә 17 мең кеше гариза язган иде. Төп фәннәрдә генә 15 меңнән артык укучы катнашты. Кеше күп булган һәр сынауда 2-3 кисәтү ясала. Футболда да кагыйдә бозучылар булмыйча калмый. Быел сынауларда «кызыл карточка» алучылар да булды. Күзәтчеләр күзәтеп тора, – диде Рафис Тимерханович.

Сәрия Мифтахова

Фото: ТР мәгариф һәм фән министрлыгы


Фикер өстәү