Шәфкать туташы Рәзидә Захарова: «Кайда авыр һәм хәтәр – без шунда»

Рәзидә Захарова – йогышлы авырулар госпиталендә өч смена рәттән хезмәт куйган фидакарьләрнең берсе. Түбән Кама үзәк хастаханәсенең кардиология бүлеге реанимациясендә  шәфкать туташы булып эшли ул. Медиклар өчен бу смена аеруча авыр булган. Эсседән күзлекләр парлана, махсус костюмнар тәнгә ябыша. Авыр хәлдәге сырхаулар саны көннән-көн арту сәбәпле, бүлектә өстәмә ятак-урыннар булдырырга туры килгән.

– Бар курыкканым – үзем авырып, якыннарыма чир ияртү, – ди Рәзидә ханым. – Ә болай гел каты авыручылар белән эшләдем. Госпитальдән курыкмадым, гәрчә анда җиңел булмаса да. Иң авыры – бөтен тәннән тир агызып, парланган битлекләр, катлы-катлы костюмнар киеп эшләү. Алар бит әле бик уңайсыз да – көчкә йөрисең. Ике катлы пирчәткә киеп эшләве үтә җайсыз тагы… Әмма барысын да ташлап, өйгә кайтып китү уе бер тапкыр да башка кереп карамады. Сырхауларның күңелләрен ничек тә күтәрергә, шаяртырга, тынычландырырга тырыштым. Сменага килгәч: «Сезне шундый көттек!» – дигән сүзләр ишетү бик рәхәт иде. Хезмәттәшләрем белән бер йодрыкка тупланып, бөтен көчне куеп эшләдек. Эш күп, шуңа күрә барыбыз да, тәнәфес җиткәч, юеш киемне салу турында хыялланды. «Кызыл зона»дан чыккач, 3әр стакан су эчә идем.

Бик кыен булуга карамастан, Рәзидә өч смена дәвамында эшләгән. Госпитальдә дәваланучы сырхауларга бик нык ярдәм итәсе килгән игелекле ханымның. «Алар безнең кайгырту һәм игътибарга мохтаҗ. Минем бурычым, медицина хезмәткәренең бурычы – кайда авыр һәм хәтәр, шунда булу. Яшермим: матди ягы да бар. «Кызыл зона»да эшләүчеләргә өстәп түләячәкләренә беркем ышанмаган иде анысы. Әмма, шөкер, барыбызга да түлиләр».

Рәзидә инде 25 ел дәвамында шәфкать туташы булып эшли икән. Бертуган апасы 15 яшьлек чагында табиб хатасы аркасында вафат булган. Рәзидә нәкъ менә шул көнне, медик булачакмын – кешеләрне коткару өчен иң авыр бүлектә эшләячәкмен, дигән карарга килгән. Шулай булып чыккан да. Медицина училищесын тәмамлаганнан соң кардиология бүлеге реанимациясендә эшли башлаган. «Шөкер, әлегәчә шунда эшлим», – ди ул.

Тәҗрибәле һәрбер медицина хезмәткәренең хәтеренә уелып калган гыйбрәтле истәлекләре була. Кайвакыт яшәүгә өмете сүнеп барган кешегә дә яңа сулыш өреп, якты дөньяга кире кайтара бит алар. Рәзидәнең дә мондый истәлекләре бар.

– Байтак еллар элек бер сырхавыбыз инфаркттан соң клиник үлем кичерде. ИВЛ аппаратында ятканда, бик озак карадык аны. Инде хәзер һәр ел саен үзенең туган көнендә яныбызга килеп, рәхмәтләр әйтеп, кәнфитләр бүләк итеп китә, – дип искә ала ул. – Инфаркттан соң бик көчле авыртулардан газапланган бер әбине дә һич онытасым юк. Авыртуын басар өчен нәрсә генә эшләп карамадык – берни булышмады. Чарасызлыктан, караватына утырып: «Бераз гына түзегез инде, барысы да узачак, җиңеләеп калачаксыз, – дип әбекәйнең кулын сыйпарга тотындым. Инде караваттан торып басмакчы гына идем, әби халатымның итәгеннән тотып алды да: «Беркайчан да моннан китмә – синең урының биредә булырга тиеш», – дип куйды. Дөрес, ул чагында  бу сүзләргә әллә ни әһәмият бирмәдем. Яшь идем – реанимациядән китеп, өч ел башка бүлектә эшләдем. Әмма шуннан соң янә яраткан эшемә кире кайтып, теге әби әйткәннәрне искә төшердем. Ул, чыннан да, хаклы иде… Хәзер без тормышыбызны элекке хәленә кайтару өчен тырышабыз. Медицина хезмәткәрләре биредә төп роль уйный. Сырхауларыбызга – тизрәк савыгуларын, калганнарга нык сәламәтлек телим. Үзегезне һәм якыннарыгызны сакласагыз иде!


Фикер өстәү