Үзебездә ял иткән өчен 15 мең сумга кадәр акча кире кайтарыла

Россия Хөкүмәте быел илнең кайбер төбәкләрендә ял иткән туристларга 5 меңнән 15 мең сумга кадәр акчаларын кире кайтарачак, дип хәбәр итә РИА Новости.

Премьер-министр Михаил Мишустин “Ростуризм”ның бу төбәкләр исемлеген төзегәнлеген хәбәр иткән. Әлеге исемлектә Татарстан да бар.
Бу максатка бюджеттан 15 миллиард сум бүлеп бирелгән дә инде. Россия Туроператорлар ассоциациясеннән белдерелгәнчә, яңа программа август аеннан эшли башларга тиеш. Туристларга быелның 15 августыннан 20 декабрьгә кадәр илнең 44 төбәгендә кадәр ял иткән өчен компенсация түләнеләчәк.

Акча бирү тәртибе

Мишустин имзалаган боерык нигезендә, ил эчендәге турлар хакын фәкать “Мир” картасы белән түләүчеләргә генә компенсация биреләчәк. Курортка юллама алу өчен 75 мең сум һәм аннан артыграк күләмдә акча тоткан туристлар максималь компенсациягә – 15 мең сумга исәп тота алачак.
Тагын шунысы бар: компенсация ял вакыты 5 төннән дә ким булмаган очракта гына бирелә. Юллама бәясе 25 мең сумнан артып киткән икән – биш мең сум акча түләнелә. Ә инде бу максатка 50 мең сумнан күбрәк акча исраф итүчеләргә ун мең сум акчасы кире кайтарылачак.
Россия буенча сәяхәтләргә кызыксыну тудыруга юнәлдерелгән программадан файдаланган туристка ял компенсациясе “Мир” картасы буенча юллама хакы түләнгәннән соң биш минуттан алып биш көнгә кадәр вакыт эчендә шушы ук картага күчерелергә мөмкин.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү