Районда ник дәваламыйлар икән?

Авылыбызда авыручылар бик күп. Нишләптер аларга тест та уздырмыйлар, хастаханәгә дә салмыйлар. Чакырсаң да, «ашыгыч ярдәм» машинасы бик килми. Шәфкать туташы Гөлгенә Халитова аларны районга йә иренең машинасы белән алып китә, йә авырып киткән кешенең туганнары илтә. Авылдашыбыз Мөсәгыйтова Факия апрель аенда ук бик нык чирләп киткән иде. Медсестра көнгә ике тапкыр укол кадап йөрде. Яхшыланган сыман иде, хәзер тагын авырып киткән дип ишеттем. «Тын алулары бигрәк авыр», – дип әйтә икән. Авыл советында бухгалтериядә эшләүче Моратова Гөлүсә, яшь булса да, инде бер айлап авырып ята. Өйдә гаиләсе, ике кечкенә баласы бар. Аларга иярсә, бик начар бит инде. Телефоннан сөйләшкән идем. Тамагы гыж-гыж килеп тора. Ул да, сулыш алырга кыен, ди. Бу хәлләргә аптырап, медсестра белән дә сөйләшкән идем. “Район юллама бирмәгәч, мин берни дә эшләтә алмыйм, кире алып кайтырга туры килә”, – диде.
Үзем беркая да чыкмыйм. Бик аралашмыйбыз да инде. Авыру иярер дип куркабыз. Бик нык чирләүчеләрне районда ник дәваламыйлар икән соң? Шуның сәбәбен беләсе иде.

Саимә Камалова.
Чирмешән, Карачишмә

Гөлгенә Халитова, шәфкать туташы:
Саимә апа – бөтен авылны кайгыртып ятучы кеше инде ул безнең. Тик соңгы араларда өйдә ятарга туры килгәч, бик хәбәрдар да түгелдер, күрәсең. Ул телгә алган Факия апага – 88 яшь. Дөрестән дә, апрель аенда бик нык чирләп киткән иде. Районга алып бардык. Әлмәт хастаханәсенә җибәрергә уйлаганнар иде. Бик олы яшьтә бит инде дип, балалары, оныклары каршы килде. Булдыра алганча, үз җаебыз белән өйдә генә дәвалыйк, диделәр. Рентген ясаттык. Пневмония диагнозы куйдылар. Тест үткәрделәр, тискәре җавап килде. Хәзер хәле тотрыклы инде, картларча. Ә Моратова Гөлүсәгә килгәндә исә, ул әле дә күзәтү астында. Хәле яхшырган инде. Аның белән дә, авырый башлауга, районга бардык. Тикшерделәр. Коронавирус ачыкланмады. Өйдә дәвалануны кулай дип таптылар.
Авыруларны карау буенча бернинди проблема да булганы юк, шөкер. Чыннан да, җиңелрәк авырулар булганда «ашыгыч ярдәм» машинасын көтеп утырмыйбыз. Коронавирус белән бәйле чакырулар күп бит. Өлгермиләр. Шуңа күрә хәлләренә керергә тырышабыз. Районда бик яхшы каршы алалар. Үзем озата барам. Ә инсульт яки башка берәр катлаулы авыру булганда, «ашыгыч ярдәм»нең килми калганы юк. Участок терапевтыбыз Денис Егоров бик ярдәмчел, теләсә нинди сорауга җавап табарга тырыша. Әле атна ахырында гына 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә даруларны алып кайтып тараттык. Факия апа турында да сөйләштек. Гомумән алганда, авылда вазгыять начар түгел. Коронавирус очрагы теркәлмәде. Өч-дүрт гаилә авырып алды. Барысының да хәле яхшырды.


Фикер өстәү