13 яшьлек кыз белән никах укыткан Татарстан имамына хөкем карары чыгарылды

Чирмешән район суды имам Рәсүл Салиховка карата хөкем карары чыгарды. Ул узган көздә 13 яшьлек кыз бала белән никах укытуда, балигълык яшенә җитмәгән бала белән җенси мөнәсәбәтләргә керүдә гаепләнде.

Суд Салиховны «16 яше тулмаган кеше белән җенси мөнәсәбәткә керү һәм җенси характердагы гамәлләр кылу» турындагы маддә буенча хөкем итте һәм ул 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Моннан тыш, дин әһеленә 5 елга кадәр мәгариф оешмаларында белем бирү тыелган иде.

Татарстанның Югары судына мөрәҗәгать иткәннән соң, аның срогы дүрт елга кадәр киметелгән, балалар белән эшләү вазифасыннан читләштерүне – өч ел ярымга калдырганнар.

Лашман авылы сабагы: Син дә – мулла, мин дә – мулла…мы?


Фикер өстәү