6,5 процентлы ипотека программасын озайтырга җыеналар

Россия Хөкүмәте ноябрь аена ташламалы ипотека программасын озайту турында карар кабул итәргә җыена. Бу хакта Премьер-министр Михаил Мишустин белдергән.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта бик күпләр мондый ипотеканы алырга тели. Әмма бүген барысы да икътисадка бәйле. Шуңа күрә Хөкүмәт көзгә ташламалы ипотеканы 2021 елга озайту турында карар кабул итәчәк. Шул ук вакытта, Премьер-министр басым ясап әйткәнчә, июнь аенда яңа программа буенча торак сатып алучылар саны 31 процентка арткан.
Исегезгә төшерәбез: яңа йорттан торак сатып алу өчен 6,5 процентлы ипотеканы алу вакыты 1 ноябрьгә кадәр билгеләнде. Процент ставкасы кредитны түләү чорында (30 елга кадәр) үзгәрми. Шул ук вакытта беренчел кертем кимендә 20 процент тәшкил итәргә тиеш. Торак сатып алу өчен кредит күләме башта Мәскәү, Петербург шәһәре һәм өлкәләрендә – 8 миллион сумнан, калган төбәкләрдә – 3 миллион сумнан артмаска тиеш, дип билгеләнсә, хәзер бу 12 миллион һәм 6 миллион сумга җиткерелде.


Фикер өстәү