Фәрит Мөхәммәтшин яшь идарәчелләр белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә булды. Ул биредә Татарстан Президентының кадрлар резервына керүчеләр белән очрашып, яшь идарәчеләргә республиканың үсеш тенденцияләре турында лекция укыды.

Югары мәктәп 2012 елда оештырылган. Аның бурычы – идарәчеләр әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү.
Фәрит Мөхәммәтшин очрашу барышында республикада идарәчеләр әзерләү эшенең системалы төстә алып барылуын искәртте. Төбәк кенә түгел, бәлки федераль дәрәҗәдә дә бүгенге кайбер җитәкчеләр – Татарстанның кадрлар резервыннан, диде ул. «Без киләчәкне күздә тотып эшлибез. Сез бүгенге министрларга, төрле дәрәҗәләрдәге җитәкчеләргә алмашка һәм хакимиятнең вәкиллекле органнарына киләчәксез. Сезгә республиканы үстерү мәсьәләләрен тагын да яхшырак хәл итәргә кирәк булачак», – диде ул.
Парламент башлыгы әйтүенчә, киләчәкне күздә тотып эшләү Татарстанга ил төбәкләре арасында лидер булып калу мөмкинлеге бирә. Республиканың иң катлаулы мәсьәләләрне хәл кылу мөмкинлеге бирердәй әйбәт традицияләре, гаять зур тәҗрибәсе бар. Шуңа да карамастан, безгә төпле белемле, киң карашлы, төрле тармакларны – икътисад, юриспруденция, сәнәгать, социаль өлкәне яхшы белүче идарәчеләр кирәк, диде парламент башлыгы.
Дәүләт Советы Рәисе, лидер өчен нинди сыйфатка ия булырга кирәк, дигән сорауга җавап итеп: «Иртәдән кичкә кадәр эшләргә, беркемдә бернинди шик тумасын өчен намуслы хезмәт итәргә кирәк», – диде. Шулай ук аң-белемеңне үстерү, үз фикереңне яклый, кешеләрне ишетә белү кирәк дип тә өстәде.
Сүз уңаеннан, быел кадрлар резервына 22 кеше кертелгән.


Фикер өстәү