«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы ябыла

25нче июльдә «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы ябык булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы. Чикләүләр Россия һава флоты көненә багышланган «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме үткәрелү белән бәйле.

Күзәтү мәйданчыгы 26нче июльдән ачылачак.

Исегезгә төшерәбез, бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана. Быел программа кече, авыр, стратегик авиациядәге идарә ителә торган һава судноларының, пилотсыз очу аппаратларының күрсәтмә очышларын, шулай ук Ан-2 самолетларыннан парашютчылар сикерүен үз эченә ала.
Чара санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп уздырылачак.


Фикер өстәү