Татарстанда коронавирустан 9 табибның гомере өзелгән

Татарстанда коронавирустан тугыз табиб вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.

«Тугыз табибның өчесенең үлемендә һөнәри эшчәнлек белән бәйлелек юк, алтысы буенча тикшерү бара», — диде ул.

Министр урынбасары урта һәм кече медицина персоналы авыруы турында Социаль иминият фондына 243 хәбәр җибәрелгәнен әйтте. Алар арасында 189 очракта коронавирус расланган, 54 очрак буенча тикшерү бара. «Бу гадәти процессуаль норма, тикшерү нәтиҗәсендә авыру йоктыру нинди дәрәҗәдә булуы ачыклана», — диде Владимир Жаворонков.

 


Фикер өстәү