Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазифасына кандидат буларак теркәлде

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе чираттагы утырышын үткәрде. Көн тәртибенә 11 мәсьәлә, шул исәптән “Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифасына кандидат итеп теркәү турында” мәсьәлә кертелгән иде.

Рөстәм Миңнеханов, теркәлү өчен, Үзәк сайлау комиссиясенә документларын – шәхси документлары һәм оештырылган сайлау фонды турында мәгълүматлардан тыш, муниципаль депутатларның 406 имзасы белән кандидатны хуплау кәгазьләрен тапшырган.

  • Үзәк сайлау комиссиясе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге тәкъдим иткән кандидатура – Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Президентлыкка кандидат сыйфатында теркәү өчен тапшырылган документларны карап тикшергәннән соң, аларның “Россия Федерациясендә гражданнарның сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турында” Федераль закон һәм Татарстан Сайлау кодексы таләпләренә туры килүен билгеләде, – диде Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев.

Шулай ук Үзәк сайлау комиссиясенә, теркәлү өчен, документларын Татарстан Президенты вазифасына кандидат сыйфатында тәкъдим ителгән башка кандидатлар – “Гадел Россия”дән – Альмир Михеев, “Россия коммунистлары”ннан – Альфред Вәлиев, “Партия Роста”дан – Олег Коробченко, “ЛДПР”дан – Владимир Сурчилов  тапшырган.

 

 


Фикер өстәү