Россиядә пенсия өчен салым кайтаруны  кертергә җыеналар

Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары 400 мең сумнан салым “вычеты” кертергә тәкъдим иткәннәр. Әлеге чарадан булачак пенсияләрен мөстәкыйль тупларга карар иткән кешеләр файдаланырга мөмкин.

Пенсия фондлары  Үзәк банкка   бу җәһәттән тиешле хат җибәргән, дип хәбәр итә “Известия”. Фондлар белгечләре исәпләп чыгарганча, “вычет” ярдәмендә пенсияләрен үзләре туплаучыларга еллык взносларыннан 52 мең сумга кадәр акчалары кире кайтарылырга мөмкин.

Дөрес, мондый “вычет” инде байтактан гамәлдә булып килә.  Әмма аның лимиты кечкенә – елына 120 мең сумлык взностан  гына салым кире кайтарыла (елына 15,6 мең сум акчаны кире алырга мөмкин).

Моннан тыш дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары билгеле бер күләмдә пенсия субсидияләре дә кертергә әзер. Аларны булачак пенсияләрен үзләре тупларга карар иткән аз керемлеләргә, хуҗабикәләр һәм үзмәшгульләргә бирү күздә тотыла.

Бу тәкъдимнәр хәзерге вакытта кешеләрнең дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына акча салырга атлыгын тормаулары сәбәпле барлыкка килгән.


Фикер өстәү