Риман Гыйлемханов: «Хуҗага ошармы икән?»

Җанвар-бөҗәкләр белән шартлы рефлекс идарә итә, диләр. Рефлекс белән инстинкт арасында әллә ни зур аерма күрмим, алар икесе дә – тышкы тирәлеккә, төрле күренешләргә, гамәлләргә организмның, җан иясенең үз-үзен сакларга омтылышы белән бәйле җавабы.

Бу көннәрдә дусларның башын катырып бетердем: “Әйтегез әле, – мәйтәм, – әгәр җитәкчегез эш кушса, эш яхшы барып чыксын өчен эшлисезме, әллә җитәкчегә ошар өченме?” – дим. Шушы гади генә сорауга күбесе аптырап калдылар.

“Әлбәттә, яхшы барып чыксын өчен”, – дип сүз башласалар да, һәркемнең күңелендә “Хуҗага ошар микән?” дигән шик ятуын яшермәделәр. Күңелдә: “Менә шушы шик бездә рефлекс, инстинкт дәрәҗәсендә түгел микән?” – дигән уй туды. Әгәр шулай икән, димәк, без хайваннар дөньясыннан артык ерак китә алмаганбыз булып чыга. Беркемне гаепләргә дә, “хуҗалар” бакчасына “таш ыргытырга” да җыенмыйм, уйларым – башка. Әгәр дә хуҗага ошасын дип эшлисең икән, димәк, синең җитәкчең дөнья йөзләрендә иң камил, иң белемле, иң талантлы, иң акыллы зат булырга тиеш.

Чөнки эшеңә бердәнбер дөрес бәяне ул бирергә тиеш. Тормышта мондый хәл була аламы соң? Чистый аптыраш инде. Мин җитәкче урыннарда эшләгән кешеләр белән күп аралашам. Кайберәүләреннән: “Үзегезне һәрвакыт хаклы дип саныйсызмы, хаталар җибәрсәгез, ялгыш карарлар кабул итсәгез һәм кемнедер рәнҗетсәгез – нишлисез?” – дип сораганым да бар. Гадәттә: “Җитәкче кеше, беренчедән, хата җибәрергә тиеш түгел. Икенчедән, ялгышса, гафу үтенергә дә тиеш түгел”, – диләр. Ни өчен, чөнки үз хатасын тану аның абруен төшерә һәм кул астында эшләүчеләрнең аңа ышанмый башлавы бар икән.

Дача күршем Фоат белән дә шушы хакта сөйләшеп торган идем. Ул заводта эшли. Бервакыт цех начальнигы белән нидер турында бәхәсләшкәннәр болар. Каршы әйтерлек дәлилләре беткәч, шеф Фоатка: “Я – начальник, ты – дурак”, – дип кычкырган. Бу әйтемнең “…ты – начальник, я – дурак” дигән дәвамы да бар һәм ул Фоат эшләгән заводта гына чыкмаган, ул – бернинди устав-мазарларга язылмаган “алтын” кагыйдә. Без еш кына җитәкче сүзеннән чыкмыйча, аңа ярап яшәргә тиеш. “Ә” дигәнгә “мә” диеп, җитәкчеләр алдында “ләббәйкә” әйтеп яшәү дөньяның башка кайбер илләрендә дә бардыр ул, әмма бездәге дәрәҗәдә үк түгелдер дип аңлыйм. Чөнки ярарга тырышып яшәү җитәкче өчен дә, аның кул астында эшләүчеләр өчен дә файдага түгел.

Язганым да бар бугай, шулай да искә төшереп китү кирәктер, бер елны әле президент чагында Минтимер ага Шәймиевкә: “Корылык вакытта сез барган районнарда яңгыр ява дип сөйлиләр, дөресме ул?” – дигән идем. Бу сорау аңа ошарга тырышудан бигрәк, шаяртуга тартым иде. Әмма Минтимер аганың йөзе кинәт җитдиләнде: “Менә җитәкчеләр турында үзегез шундый имеш-мимешләр сөйләп йөрисез дә, үзегез үк безне шәхес культында гаеплисез”, – диде. Бик уңайсызландым һәм ярашу-ялагайлану турында берәр нәрсә язармын дип шул вакытта ук күңелгә киртләп куйган идем. Бу дөньяда иң куркыныч нәрсәләрнең берсе – куштанлык, ялагайлану. Бу сыйфат буыннан буынга күчеп, инстинктка әйләнә кебек. Үзебез дә сизмәстән җитәкче күзенә карап яшибез, кая инде ул каршы әйтү!

Миңа: “Акыл сатасың, ә үзең нинди соң?” – диючеләр табылыр. Мин дә сезнең кебек үк кеше, әмма аермам шунда гына: җитәкче утырган урынны түгел, аның үзен хөрмәт итәм. Мәрхүм әтием дә шундый иде. “Ялагайлык инстинкты” юк иде анда, җене сөймәгән түрә белән аралашмаска гына тырыша, аны үзеннән читкә этеп куя иде ул. Уйланыр өчен тагын бер-ике сүз әйтеп багыйм әле: ил тарихында күпме җитәкчеләр булды. Үзләре исән чакта аларны Алла урынына күреп яшәделәр. Тәхеттән киткәч, шул ук кешеләр аны сүкте, яманлады, кешелеген калдырмады. Бәлки, шуңа күрә бу ил гел бәргәләнеп яшидер дә.

Риман Гыйлемханов

Фото: fortanga.org


Фикер өстәү