Рөстәм Миңнеханов социаль йөкләмәләрне үтәү бурычын куйды

Пандемия шартларында эшнең сүлпәнәюе, нефть һәм валюта базарларының һаман үзгәреп торуы Татарстан предприятиеләре эшчәнлегенә тискәре йогынты ясады. Татарстан Президенты агымдагы елның беренче яртыеллыгында Татарстан тупланма бюджетын үтәү йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, беренче яртыеллыкта төбәкнең тулаем продукты күләме узган елның шушы ук чорындагыга карата – 98,7 процент, төзелештә эшләре күләме – 99,7 процент, ваклап сату әйләнеше 91,6 процент тәшкил иткән. Ә иң мөһиме – Президент белдергәнчә, бюджетка керемнәр сизелерлек кимегән. Тупланма бюджетта салым һәм салым булмаган керемнәр күләме узган елдагыга караганда 23 процентка кимеп, 105,2 миллиард сум тәшкил иткән. Ә инде табышка салым бөтенләй дә ике тапкыр кимеп, нибары 25,2 миллиард сум булган.

– Килеп туган мондый шартларда булган барлык мөмкинлекләрне эшкә җигәргә кирәк. Керемнәр буенча бу – салым бурычы. 1 июльгә әлеге бурыч күләме – 9,5 миллиард сум, – дип искәртте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов бюджетның чыгым өлешендә оптимизация чараларын дәвам иттерергә – кайбер чыгымнарны кичектереп торырга, катгый финанс дисциплинасын гамәлгә кертергә, республика программаларын нәтиҗәлерәк тормышка ашырырга кирәклеген билгеләп үтте. Төп бурыч – беренче чиратта кирәкле социаль йөкләмәләрне үтәү. Шулай ук илкүләм проектлар буенча республика җитәкчелеге алдында торучы бурычларны хәл кылу кирәк. Президент белдергәнчә, быел бу максатка 26,9 миллиард сум күздә тотылган. Шуның 8,4 миллиарды – республика бюджетыннан.

«Икътисадтагы тискәре күренешләрдән чыгып, министрлыклар белән салым түләүче предприятиеләрнең уртак эшеннән башка гына социаль-икътисади күрсәткечләрне һәм бюджетның керем базасын фаразлап булмый. Һәр салым түләүче белән киңәшмәләр үткәрергә, предприятиенең тотрыклы эшләве өчен ярдәм чараларын карарга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстанстат» мәгълүматларына караганда,  соңгы биш айда предприятиеләрнең 30 проценттан артыграгы зыянга эшләгән. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, министрлыклар каршындагы тармакларның баланс комиссияләре эшчәнлеген дәвам иттерү, финанс нәтиҗәләрен анализлау кирәк.

Президент муниципалитетлар башлыкларына салым органнары һәм Финанс министрлыгы белән берлектә җир салымына аерым игътибар юнәлтергә тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, 26 районда түләүләр кимегән.

Беренче яртыеллыкта тупланма бюджетны үтәү йомгаклары буенча финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Алты айда тупланма бюджетка барлыгы 105,2 миллиард сум керем кергән. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 31,6 миллиард сумга, ягъни 23 процентка кимрәк.

Татарстанда хезмәт хакын җайга салу ягыннан «Май указлары»н үтәү чаралары дәвам итә. Министр әйтүенчә, яртыеллык йомгаклары буенча бу җәһәттән куелган бурычлар үтәлгән.


Фикер өстәү