Замана ихтыяҗы тудырган акчалы 5 һөнәр кайсылары?

Соңгы ике дистә елны бик күп яңа төрле һөнәрләр барлыкка килү белән характерларга була. Әлбәттә, монда фәнни-техник инкыйлабның роле гаять зур. Шунысы кызык: яңа һөнәрләрнең күпчелеге югары белемле булуны да, ул гына да түгел, хәтта өйдән чыгуны да таләп итми.

Яңа гасыр әле икенче дистәсен генә вакласа да, яңалыклар шактый җыелган. Шул исәптән, һөнәрләр базарында да. Аларның күбесе тарих битләрендә калып, исемнәрен беренче тапкырдан әйтә алмастайлары барлыкка килеп тора.  Бүгенгебез һәм киләчәгебез һөнәрләре нинди соң? Шигем юк, бу сорау мәктәп бусагасын атлап чыгучы яки парта арасында ахыргы елларын уздыручыларны, студентларны – гомумән, яшьләрне борчыйдыр.

  1. Вебмастер. Бу белгечлек шактый киң профильле: аңа сайт белән идарә итү дә, идарә эшендә ярдәм күрсәтү дә, сайтны яңартып тору да керә. Мондый кеше веб-дизайнер һәм программист эшен дә башкара ала. Димәк, сайтларны үзе булдырып, үзе үк алар белән идарә итәргә дә мөмкин.

Шушы ук өлкәдә тагын контент-менеджерлар да эшли. Алар исә сайтка текстлар язу, материаллар (фото/видео/аудио) урнаштыру белән шөгыльләнә. Бу һөнәрдән тагын бер кызыклысын аерып чыгарырга була. Ул да булса копирайтер. Копирайтерлар бары тик текстлар белән генә эшли: реклама текстлары, төрле мәкаләләр, слоганнар «җитештерә».

Кайда укырга була? Шуны аңларга кирәк: югары уку йортларында вебмастер кебек белгечлек юк. Әлеге һөнәр буенча төпле белемне онлайн яки офлайн курсларда алырга мөмкин. Моннан тыш үзлектән, интернеттан ярдәмче материаллар, видеодәресләр табып, үзләштерергә мөмкин.

Хезмәт хакы күпме? trud.com сайты хәбәр иткәнчә, Россиядә вебмастерның уртача хезмәт хакы – 55 048, контент-менеджерныкы – 34 418, ә копирайтерныкы 30 643 сумны тәшкил итә.

  1. Event-менеджер. Бүген төрле бәйрәмнәрнең тулы оештыру эше белән шөгыльләнүчеләрне әнә шулай атыйлар. Әлеге һөнәр иясенең бурычларына, клиентларының барлык теләкләрен исәпкә алып, мәҗлесләрне башыннан ахырына кадәр оештыру керә. Event-менеджер, иң беренче чиратта, оештыру эшләренә оста булырга тиеш. Моннан тыш ул төрле катлау кешеләре белән уртак тел таба белергә, көн дәвамында элемтәдә булырга тиеш.

Кайда укырга була? Профессиягә ихтыяҗ зур булуга карамастан, бүген югары уку йортларында төрле юнәлештәге чара оештырырга сәләтле event-менеджерларны максатчан һәм комплекслы әзерләүче профильле программа юк. Россия мәгариф системасы, күп дигәндә, мондый белгечләр өчен курслар һәм тренинглар тәкъдим итә ала. Чараларны оештыру буенча күп кенә белгечләр мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә идарә итү, икътисади, психологик, педагогик белем алып кына да эшли ала.

Хезмәт хакы күпме? hh.ru сайтындагы статистикага күз салсак, еvent-менеджерлар бер чарадан уртача 50 000 сумнан башлап акча эшли икән.

  1. Интернет-коуч. Нинди дә булса өлкәдә профессионал булганнар онлайн форматта хезмәт күрсәтә, ягъни дәресләр, консультацияләр алып бара. Коучлар – яхшы психологлар да әле. Алар үзләренә мөрәҗәгать иткәннәргә һөнәри яктан да, психологик яктан да ярдәм күрсәтергә тиеш. Ул клиентына үз бурычларын төгәл билгеләргә, теләгән нәтиҗәсенә ирешергә, булган проблемаларны хәл итү ысулын табарга, үз потенциалын тулысынча ачарга һәм шәхси нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә. Әлеге һөнәр әнә шуннан гыйбарәт. Тагын бер таләп: сез, чыннан да, үзегез сайлаган өлкәнең остасы булырга тиеш. Ә калганын интернет-коуч үзе хәл итә: үз курсын булдыра яки әзер курсларда «дәресләр» алып бара.

Кайда укырга була? Коучның профессиональ эшчәнлеге шәхес, аның эчке дөньясы белән бәйле, шуңа күрә коучның психолог дипломы булырга тиеш. Әмма бер психологик белем генә җитми. Әйткәнемчә, ул нинди дә булса өлкәдә остаз булырга тиеш, ә нинди өлкә – монысы шәхеснең үзеннән тора.

Хезмәт хакы күпме? PROFI.RU сервисы мәгълүматлары буенча, бер коуч-сессиянең бәясе – уртача 3900 сум. Әлбәттә, коучның тәҗрибәсе, белеме, диплом-сертификатлары артыграк, клиентлары канәгать булган саен, бу сан арта. Эре корпорацияләрнең топ-менеджерлары белән эшләүче коуч-сессиянең бәясе 100 000 сумга кадәр җитәргә мөмкин.

  1. Маркетолог. Замананың тагын бер «чире» – реклама. Ул көндәлек тормышыбызның бер өлешенә әйләнде дисәм дә, ялгыш булмас. Бу күренешнең, әлбәттә, аңлатмасы гади: реклама ул – маркетингның төп өлеше, сату «двигателе». Артта калмас өчен, җитештерүчеләргә көндәш фирмаларның эш торышын күзәтеп торырга кирәк. Моның белән, шулай ук кулланучылар базарында товар һәм хезмәтләрне алга этәрү стратегиясен һәм тактикасын уйлау өчен маркетологлар шөгыльләнә.

Кайда укырга була? Маркетологларны югары уку йортларында әзерләп чыгаралар. Татарстанда исә әлеге һөнәрне Казан федераль университетының – социология һәм медиакоммуникацияләр, Казан дәүләт энергетика университетының – социология, Казан милли тикшеренү технология университетының социология юнәлешләрендә алырга мөмкин. Әлбәттә, югары белем белән чикләнеп калмыйча, өстәмә курслар да үтәргә мөмкин. Бу һөнәр иясенә ихтыяҗны арттырачак кына.

Хезмәт хакы күпме? trud.com сайтындагы мәгълүматта маркетологның уртача хезмәт хакы 44 446 сум диелгән.

  1. Инженер-эколог. Глобаль җылыну, табигать пычрану, тулаем экология проблемалары хәзер – беренче урында, шуңа күрә бу һөнәр бик актуаль. Алар әйләнә-тирә мохиткә технологик прогрессның ничек тәэсир итүен, экосистеманың торышын анализлый, предприятиеләрдә экологик экспертиза үткәрү белән шөгыльләнә. Иң яхшы урыннар – нефть химиясе, төзелеш тармаклары. Бу – универсаль һөнәр, чөнки белемнәрне бер илдә алып, шуларны ук башка илдә дә куллану мөмкинлеге бар.

Кайда укырга була? Инженер-экологларны да югары уку йортларында әзерләп чыгаралар. Татарстанда әлеге һөнәрне Казан дәүләт аграр университетында, Казан федераль университеты, А.Н. Туполев ис. Казан милли тикшеренү техник университетында үзләштерергә мөмкин.

Хезмәт хакы күпме? trud.com сайтындагы статистикага күз салсак, инженер-экологларның уртача хезмәт хакы 40 363 сумны тәшкил итә.

Лилия Гыймазова

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү