Пандемия эш режимын үзгәртте

Яңа коронавируска бәйле үзизоляция чорындагы кыенлыклар республиканың социаль яклау тармагына да үзгәрешләр керткән. Байтак кына оешмалар электрон форматта эшләүгә күчте. Үзизоляция чорында да, аз керемле, күпбалалы гаиләләргә, инвалидларга пособие бирү тукталмады. Болар хакында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова матбугат конференциясендә сөйләде.

65 яшьтән узган олы кешеләрне социаль яклау бүлекләренә пособие, айлык юл акчасы алу өчен белешмә китерүдән азат иттеләр. Аларга ул автомат рәвештә күчерелде. Пандемия чорында балалы гаиләләргә матди яктан булышу җәһәтеннән 16 яшькәчә баласы булган гаиләләргә 1 июньнән Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 10 мең сум акча бирелде. Баласын тапканда эшсез булган аналарга да өстәмә түләү бар. Аның күләме быел ике тапкыр артып, 6 мең сумга җитте.

1 марттан башлап, Татарстанда эшсезләр саны 6 тапкыр күбәйгән. Эшсезлек буенча, 73 меңнән артык кеше исәптә тора. Бу җәһәттән пособие алучылар – 33 мең кеше. Аларның һәр икенчесе – «соры базар»да, ягъни теркәлмичә, дәүләткә салымнар, кертемнәр күчермичә  эшләүчеләр. Дөрес, араларында озак вакыт эш таба алмаучылар да бар. Мондый кешеләр эшсезлек буенча минималь күләмдә пособие ала. Ул яшәү минимумының яртысы – 4680 сум.

Республикада беренче баласын алып кайткан гаиләләргә дә түләү каралган. Ул акча ике яшәү минимумыннан азрак кереме (өч кешелек гаиләгә 60 мең 510 сумнан кимрәк) булганнарга бирелә. Ул гаиләләргә ай саен 9373 сум акча күчерелә. Бу федераль түләүне республикада 23 меңнән артык гаилә ала икән. Авыл җирендә яшәүче беренче баласын – 25 яшь, өченчесен 29 яшькә кадәр тапкан аналарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 50 мең һәм 100 мең сум акча бирелә. Министр фикеренчә, ул да үз ролен уйный, беренче баласын табучылар узган елдан ким түгел, өченчесен алып кайтучылар саны да арткан. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булганнарның кереме яшәү минимумыннан азрак булганда да республикада өстәмә акча түләнә. Өч баласы булганнар баланы бакчага йөрткән өчен түләүдән азат ителә. Тик демография дулкыны һәр 15 ел саен кабатланып тора. Аның чираттагысы 2030 елга туры киләчәк. 2000 елда республикада – 35 мең, 2015 елда – 56 мең, узган ел 42 мең бала туган. Эльмира Зарипова фикеренчә, ковидка бәйле социаль һәм икътисади сәбәпләр аркасында, киләсе елда бала табучылар тагын да азаячак.

Үзизоляция чорында оешмалар өйдә эшләүгә күчте. Чикләүләр тәмамлангач та, хезмәт эшчәнлеген шул килеш дәвам иттерүчеләр дә байтак. Ул уңайдан Хезмәт кодексына эш сәгате һәм тәртибе турында үзгәрешләр кертергә туры киләчәк икән.  Моңа кадәр халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре дә дистанцион эшләп карамаган, ә пандемия чоры үзгәрергә, эшне онлайн оештырырга мәҗбүр иткән. Хезмәт базарында бүген – 40 мең вакансия. Ике эшсезгә якынча бер урын тәкъдим ителә. Төзелеш, авыл хуҗалыгы, эшкәртү производствосына һәрвакыт эшче көчләр кирәк. Сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә буш урыннар барлыкка килгән, җәмәгать транспорты йөртүче, кондукторларга да ихтыяҗ зур.

Пандемия чорында өлкәннәр һәм психоневрология интернаты хезмәткәрләре  вакытлыча вахта режимында эшләгән. Икешәр ай өенә кайтмаучылар да булган. Башкаларга ярдәм кулы сузу өчен гаиләләреннән читтә яшәгән социаль хезмәткәрләрне дә геройга тиңләрлек. Министр әйтүенчә, пандемия чорында кемнең ничек эшләве һәм башкаларга мөнәсәбәте ачык күренгән. Андый фидакарь хезмәткәрләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өстәмә түләү дә оештырган.

«Ярдәм янәшә» акциясе хакында да ишетмәүчеләр юктыр. Күп кенә гаиләләргә азык-төлек җыелмалары таратылды. Аның өчен республика күләмендә мохтаҗ гаиләләрнең исемлеге булдырыла. Беренче чиратта ул җыелмаларны 8 яшьтән өлкәнрәк баласы булган аз керемле, эшсез калган гаиләләр, әтисе яки әнисе алимент түләмәүче авыр хәлдәгеләр, икешәр, өчәр оныгын ялгыз тәрбияләүче әби-бабайлар алган. 4 этапта 208 меңнән артык җыелма өләшенгән. Эльмира Зарипова тиздән «Ярдәм янәшә» социаль чарасы тәмамланачагын җиткерде һәм бу хезмәтне башкарырга булышкан барлык оешмаларга рәхмәт әйтте.

Фәния Арсланова   

Фото: realnoevremya.ru

 


Фикер өстәү