Синоптиклар Татарстанда булачак һава торышын фаразладылар

Бүген, 25 июльдә, Татарстанда шактый салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Татарстанда алмашынучан болытлы һава булачак. Бөтен республика буенча урыны белән яңгырлар көтелә. Төньяк-көнбатыштан җилнең көчәюе ихтимал.

Төнлә һава температурасы 9дан 14 градуска кадәр, көндез һава +20, +25 градуска кадәр җылыначак.

Синоптиклар фаразыннан күренгәнчә, Татарстан территориясендә һава шартлары киләсе атна башында гына бераз үзгәрәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү