Татарстанның бер районында яңа футбол манежы ачылачак

«Нефтехимик» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә ябык футбол манежына исем табылды. Тавыш бирү берьюлы берничә шәһәр пабликында узды, нәтиҗәдә, «Чулман Арена» варианты иң яхшысы дип танылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ул 420 тавыш белән җиңде, икенче урында — «Победа» исеме (362 тавыш).

«Чулман» — безнең шәһәр яныннан ага торган Кама елгасы исеменең борынгы варианты. Ә мондый манежлар Казанда һәм Яр Чаллыда төзелә. Бу кечкенә туп тибәргә яратучыларга ТАССРның 100 еллыгына бүләк.

Түбән Камада манеж нигезенә беренче ташны 2019 елның декабрендә салдылар, һәм менә объект спорт мәктәбе территориясендә төзелде. Манежның мәйданы 5,5 мең квадрат метрдан артып китә, кырның үлчәмнәре — 90 һәм 45 метр.


Фикер өстәү