Сөт чыннан да файдалымы?

Сөт дәвалый

Диетологлар фикеренчә, экологик чиста саналган, сау-сәламәт сыер сөтендә кеше организмы өчен бөтен кирәкле матдәләр – аксымнар, майлар, углеводлар, минераль тозлар, витаминнар бар.  Ул диетик азык санала һәм дәвалау үзлегенә ия.

Сөт дәвалау чарасы буларак, ябыгу өчен бик кулай, йөрәк-кан тамырлары системасы, бавыр, бөер, ашказаны җәрәхәте һәм уникеилле эчәк, колит, холецистит, гепатит, бавыр циррозы, үт-таш авыруларыннан файдалы. Сөт һәм сөт продуктлары фәнни нигезләнгән норма буенча, азык-төлек рационының өчтән бер өлешен тәшкил итәргә тиеш.

Олы яшьтәге, саулыкка туймаган кешеләргә сөт ризыкларын ике тапкыр күбрәк кулланырга киңәш ителә. Витаминнар яңа сауган күбекләнеп торган сөттә бигрәк тә күп. Ул байтак кына авырулардан шифа. Кайбер сөт заводларында эшкәртелгән сөткә һәм сөт ризыкларына озак саклансын өчен антибиотиклар, консервантлар кушарга мөмкиннәр. Андый кушылмалар булган сөтнең файдадан бигрәк зыяны күбрәк.

Өй эремчеге аксымга, кальцийга, фосфорга, җиңел үзләштерелүче майга бай. Яңа савылган сыер сөтен эчеп җибәрсәң, сару кайнау бетә. Аз майлылыктагы сөт эчеп, кеше ябыга. Бүтән төрле диета тотканда организм витаминнарны һәм минераль матдәләрне югалта. Шуңа күрә организмга зыян килә. Сөт диетасы вакытында андый хәл булмый. Ул организмны чистарта, кальцийга, витаминнарга баета, шул ук вакытта кеше сылулана да әле.

Яңа савылган сыер сөтеннән кымыз эшләргә дә мөмкин. Ул да – диетик һәм шифалы эчемлек. Сыер сөтеннән әзерләнгән кымыз бөя сөтеннән әзерләнгән эчемлектән бер дә калышмый. Кымызны элек әби-бабайлар, сәламәтлек эликсиры, дип атаган. Ул үпкә, сөяк, бөер туберкулезыннан дәваланганда файдалы. Аны тагын ашказаны-эчәклек, йөрәк-кан тамырлары, үзәк нерв системасы авыруларыннан, матдәләр алмашы бозылудан сихәтләнү өчен дә кулланалар.

  • Сөтле солы төнәтмәсе

Йөткергәндә борынгыдан ук кулланылган дәва – сөтле солы төнәтмәсе. Аны әзерләү өчен солы яки арпа алына. Югач, күмелерлек  итеп сөт салалар да савыт өстен каплап җылытылган духовкага тыгалар. Сыеклык кайнап кими башлагач, солы пешеп чыкканчы сөт өстәп торалар. Аннары төнәтмәне сөзәләр һәм суыталар. Сыеклыкны көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан 3әр аш кашыгы эчәләр.

  • Сөтле кишер согы

Тамак авыртканда сөт һәм кишер согы кулланалар. Уртача зурлыктагы 2 кишер алып чистартып югач, угычтан уып, согын сыгалар. 1 стакан җылы сөткә 2 аш кашыгы кишер согы салып эчәләр. Бу үзенә күрә витаминнар чыганагы да булып тора һәм ашказаны өчен дә әйбәт.


Фикер өстәү