Татарстанның 25 районында урып-җыю кампаниясе башланды

Татарстанда 25 район бөртекле һәм кузаклы культураларны җыюга кереште, беренче 30 мең гектар мәйданда уңыш җыеп алынган. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

«Күпьеллык үләннәрдән азыкны әзерләү һәм икенче кат чаптыру дәвам итә. 2,8 млн тонна сенаж, 455 мең тонна печән әзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә 20,4 ц азык берәмлеге туры килә, ихтыяҗның 68 проценты әзерләнгән. 25 район бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюга кереште. Беренче 30 мең гектардан 120 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык гектардан 40 центнер тәшкил итә. Бу районнарда ашлыкның дымлылыгы 16 проценттан 18 процентка кадәр», диелә министр докладында.

«1,8 млн гектардан артык, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы культуралар 1 млн 550 мең га мәйданда уңыш җыю комплексы үткәрү планлаштырыла”, — диде Марат Җәббаров.

Аның сүзләренчә, бөртеклеләрне җыю өчен республиканың техник потенциалы урып-җыю кампаниясен вакытында уздыру өчен бөтен мөмкинлекләргә ия. 3,5 мең ашлык җыю комбайны эшләячәк.

Министр хуҗалыклар җитәкчеләрен, стандарт дымлылыкны көтеп тормыйча, урып-җыюга актив керешергә өндәде. Ике фазалы урып-җыю ашлык сыйфатын яхшыртачак. Барлык киптерү агрегатларын һәм ашлык чистарту комплексларын эшләтеп җибәрергә кирәк. Бу чаралар урып-җыюны 7-10 көнгә иртәрәк башларга һәм үстерелгән уңышны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, диде ул.

/Татар-информ


Фикер өстәү