Табиб Камил Зыятдинов: «Эчкән кеше суга сикерсә, шуның белән бетте дигән сүз, ул чыкмаячак»

Безнең җирлектә җәй бик кыска инде ул. Килә дә, күз ачып йомган арада үтә дә китә. Бу чорда суга батудан ничек сакланырга, иммунитетны ничек ныгытырга, ничек сихәтләнергә? Медицина фәннәре кандидаты, табиб Камил Зыятдинов белән шул хакта әңгәмә кордык.

– Камил Мөхәммәтович, быел елгаларда, күлләрдә батып үлүчеләр шактый. Су корбаны булмас өчен коену кагыйдәләре бармы?

– Суга кергәч, тәннең кисәк суынуы аркасында, кан тамырлары кысыла һәм тын алу авырлаша, йөрәк эшләүдән туктый. Бу бик кыска вакытта була. Шул чагында тиешле ярдәмне күрсәтеп өлгерү ансат түгел. Кешене судан чыгарып, тиз генә ясалма сулыш алдырырга, йөрәк турысына кул белән каты итеп баскаларга кирәк. Кагыйдәләргә килгәндә, көн кызу булган саен, суга акрынрак – 3-4 минут керү яхшы. Башта аякны, кулны чылаталар, аннары иңбашны юып төшерәләр, бер-ике тапкыр чүгәләп алсаң да була. Төркиядә һава да, су да бер төрле температурада торганга, аерма сизелми.   Кайберәүләр, бераз салып алгач, су буена китә. Эчкән кешегә диңгез дә тубыктан гына булып күренә. Хәмер аркасында кан тамырлары киңәя, тән тиресе янып тора, кан басымы уйный, көч-куәт ташый. Ул суга сикерсә, кан тамырлары кысыла, томалана һәм шуның белән бетте дигән сүз, ул аннан чыга алмаячак. Исерткеч эчемлек эчкәч, коену түгел, елга-күл ягына борылып та карарга ярамый. Гипертония, йөрәк ишемиясе белән авыручыларга, яше 65тән узганнарга да су коенганда сак булырга кирәк. Мускулларны көзән җыерудан сакланыгыз. Агымсу булганга елгалар тигезрәк җылына. Күл, буа суы  алдавыч: өсте май кебек җылы, аскы өлеше боз кебек суык була. Моны чумгач кына сизәсең. Сап-салкын суда сәламәт кешене дә көзән җыерырга мөмкин. Күлгә сикерү дә төрле яктан куркыныч тудыра.

– Кайбер кеше, кайнар саунадан чыгып, салкын сулы бассейнга сикерергә ярата. Моның да зыяны юкмы?

– Болай эшләргә ярамый, киресенчә, салкыннан кайнарга керергә кирәк. Башта бассейнда коенып, тәнне бераз суыткач, саунага кереп җылыналар. Тәнне суыктан соң җылытып чыныктыру әйбәт. Бу уңайдан бер чагыштыру: өстәл өстендә ярты сәгать тоткан май җиңел киселә, ә туңдыргыч камерасыннан алганын киссәң, май сынып, вакланып бетәчәк. Кеше организмы да шулай. Кайнар саунадан салкын суга сикереп, температура кинәт үзгәргәч, рефлектор спазм була, тын кысыла һәм йөрәккә авырлык килә. Кан әйләнеше буенча тагын бер мисал китерәм. Олы кеше төнлә бәдрәфкә чыгучан. Уянгач, урыннан шунда ук сикереп торырга ярамый. Урында килеш ярты минут булса да  утырып торырга, аннары гына кузгалырга кирәк. Кисәк торып киткәндә, баш әйләнеп,  егылырга мөмкинсең. Операциядән соң, бер-ике атна урында ятып торган авыру да, торырга ярый дигәч, кисәк кузгалса, башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып, барып төшәчәк. Мөселман кануннары буенча да, кешегә бер халәттә озак  ятарга ярамый. Төнлә йоклаганда бер-ике тапкыр булса да, торырга, әйләнеп ятарга кирәк. Бу – кан дөрес йөрсен, шешенүләр булмасын өчен яхшы. Олы  кеше өчен иң әйбәт күнегү – авыр күтәрү дә, чабу-йөгерү дә, турникта тартылу да түгел, әкрен генә әйләнгәләп, киерелеп, сузылып, тартылып буыннарны язу. Мондый хәрәкәт – йөрәк ишемиясеннән, инфаркт-инсультлардан яхшы профилактика.

– Җәй көнне кайнар мунчага керергә, саунада утырырга яратучыларга нинди киңәш бирәсез?

– Анда температура 100 градуска җитәргә мөмкин. Уртача температуралы саунада 5-6 минут утыру җитә. Һәр кеше сәламәтлегенә карап, режимны үзе билгели. Үзем  60 яшьтән узган кеше буларак, саунага бөтенләй кермим, чөнки кан басымы күтәрелеп, хәл бетеп чыгасын беләм. Мунчага иртән һәм кичен кереп, җылымса су белән чайканып чыгарга киңәш ителә. Көн дәвамында эштә компьютер, ноутбук, җылыткыч, кондиционер һәм башка төрле аппаратлар аркасында электромагнит нурланышы аласың. Өйдә дә суыткыч, электр миче, компьютер, телевизор – нәрсә генә юк һәм алардан җыелган уңай ионнар киемгә, тәнгә сеңә. Шуңа күрә өйгә кайткач, чәчне, битне, кул-аякны чайкап, җиңелчә тәһарәтләнергә кирәк. Су барлык тискәре энергияләрдән арындыра. Моны көн саен эшләгез, гадәткә әйләндерегез. Юкса, баш авырта, тиз ардыра, хәл китә башлаячак.

– Туклану, иммунитетны күтәрү буенча тагын нәрсәләргә игътибар итәргә? 

– Җәй көне майлы итне азрак ашарга, күбрәк үзебездә үскән яшелчәләргә өстенлек бирергә кирәк. Кабак, кишер соклары, морслар ясап була. Кызыл, кара карлыган, чия морслары бик файдалы һәм витаминнарга бай. Помидор, кабак, кыяр, ташкабак салатлары ашарга. Яшелчә салатларын көн саен ашасаң да артык түгел, аларга тоз салына, ул исә организмда суны саклый, чөнки тир белән бик күп су һәм тоз югалтабыз. Кием-салымны дөрес сайлау да мөһим. Эссе көннәрдә аны бер-ике тапкыр алмаштыру да зыян итми.

– Җәен байтак кеше комлыкларга барып кызынырга ярата. Кызыну организм өчен бик кирәкме?

– Кирәк, әлбәттә. Ел дәвамында кояш нурларын сирәк күрәбез. Шуңа күрә җәен билгеле бер сәгатьләрдә – иртәнге якта һәм төштән соң, кояш астында йөрергә кирәк. Шул чагында организм Д витаминын үзләштереп калачак. Ул сөякләрне ныгыта, калкансыман бизгә уңай тәэсир итә, иммунитетны күтәрә. Пандемия шартларында комлыкларны халык өчен уңайлы итеп эшләп була иде, чөнки безнең төбәк елга-күлләргә бик бай. Комлыкларда уңайлык тудыру өчен хөкүмәт акча сарыф итсә, соңрак ул үзен аклаячак, казнага акча кертә башлаячак. Үзизоляция вакытында халык өйдә утырып туйды. Кемдер эшсез, акчасыз калды, кемнеңдер сәламәтлеге какшады, күңелдән тынычлык качты. Хәзер кешегә табигатьтә ял итү бигрәк тә кирәк. Элек миллионлаган гаилә, бала-чагасын алып, Төркия, Тунис, Кипрга бара иде. Бик бай отельләрдә тукталмасалар да, әйбәт кенә ял итеп, мохит алмаштырып, тынычланып, иммунитетларын ныгытып кайттылар. Моның өчен атна-ун көн җитә. Быел алай булмады, ә киеренкелекне ничектер бетерергә кирәк. Үз йорты белән яшәүчеләр ишегалдына зур бассейн куя ала. Бассейн балаларга, оныкларга бик ошаячак. Ял көннәрендә өйдә генә утырмыйча, матур урыннарга бару, йөреп кайту да күңелне күтәреп җибәрәчәк. Безнең җирлектә яшәүчеләргә Д витамины җитми, аны даруханәләрдә капсулаларда саталар. Магний-В6 витамины эчүнең дә файдасы бар. Ул баш мие эшчәнлеген яхшырта, тынычландыра, организмга тернәкләнергә ярдәм итә.

                      Әңгәмәдәш – Фәния Арсланова                            


Фикер өстәү