Штраф гомерне сакламыймы?

Татарстан юлларында куркыныч саннар кимегән. Моңа коронавирусның йогынтысы юк. Бу хакта журналистлар белән очрашуда республиканың ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов әйтте һәм сөйләгәндә кулы белән берничә мәртәбә агач өстәлгә кагып алды.

Быелның 6 аенда Татарстан юлларында 1640 авария булган. Аларда 126 кешенең гомере өзелгән, 2018е җәрәхәт алган. ЮХИДИ башлыгы әйтүенчә, куркыныч саннарның барысы да узган елгыдан кимрәк. Авария очраклары – 271, һәлак булганнар – 9, җәрәхәт алучылар 375 кешегә азайган. Бу – республика күләмендәге күрсәткечләр. Куркыныч саннар арткан районнар да бар. Үлем очраклары барыннан да бигрәк Чаллыда, Бөгелмә, Мөслим һәм Питрәч районнарында арткан. Аварияләрнең яртысы диярлек бәрелешү аркасында килеп чыга. Ленар Габдрахманов сүзләренә караганда, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектында билгеләнгән күрсәткечләр үтәлгән. Иминлек мәсьәләсендә республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында – беренче урында, илдә исә – алдынгылар арасында.

Бәлки, куркыныч саннарның кимүенә коронавирустан саклану өчен гамәлгә кертелгән чикләү чаралары йогынты ясагандыр? Урамга чыкмаган көннәр дә күп булды бит.

— Үзебез дә чикләүләр аркасында машиналар азрак йөрер дип уйлаган идек. Баштарак, чыннан да, шулай булды. Ә майда арта башлады. Июньдә узган елгы дәрәҗәгә җитте. Әмма ике елның апрелен чагыштырсак, һәлак булучылар саны шулай ук булды. 4 ай нәтиҗәләре буенча, быел үлгәннәр күбрәк тә иде әле. Шуңа күрә саннар пандемия аркасында гына яхшырды дип әйтә алмыйм. Шөкер, июльдә дә кимүгә таба бара, – дип баш автоинспектор. – Бу арада безгә эш чыннан да күп булды. Гел халык белән аралашып тордык. Бездә 1590 кеше эшли. 15 кешенең коронавирус белән авырганы ачыкланды.

Очрашуда ул балалар иминлеге һәм җәяүлеләр мәсьәләсенә аерым тукталды. Татарстанда теркәлгән һәр 4 фаҗиганең берсе җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле. Республика юлларында йөртүчеләр 428 кешене таптаткан, 25енең гомере өзелгән. Әле шушы көннәрдә генә ЮХИДИ идарәсе махсус тәҗрибә уздырган. Казан яшь тамашачылар театрының бер артисты әби булып киенеп юлга чыккан һәм йөртүчеләрнең җәяүлеләргә ничек итеп юл бирүен ачыклаган. Якынча 80 процентының җәяү барган кешегә игътибар күрсәткәне ачыкланган. Калганнары исә туктамый узып киткән. Дөрес, бу урында җәяүлеләрнең битарафлыгы турында да искә алмый мөмкин түгел. Телефонга текәлеп, юл аша чыгу кагыйдә бозу түгел, әмма куркынычны арттыра. ЮХИДИ башлыгы шулай ди: юлга чыкканчы башта як-ягыңа каранырга кирәк.

Куркыныч саннарга юлларның сыйфаты да йогынты ясый. Шөкер, алар төзелә, киңәя, димәк, тизлекне дә арттырырга мөмкин. Шулай эшлиләр дә. Татарстанда сәгатенә 110 чакрым тизлек белән хәрәкәт итү рөхсәт ителгән урыннар бар һәм аларның саны тагын да артырга мөмкин. Йөртүчеләр исә моны башкача аңлый.

— Юл билгесенә 110 дип язылган, ә чынлыкта алай йөрмәгәннәрен дә беләбез бит. Тагын бер мәртәбә искә төшерүнең зыяны булмас. 60 билгесе торганда сәгатенә 79 чакрым тизлек белән барган өчен штраф салынмый. Әмма ул-бу килеп чыга икән, тизлекне арттырып, кагыйдә бозган булып саналасыз. Болар икесе ике нәрсә, – диде Ленар Габдрахманов. – Кайбер юлларда 150 белән йөрергә рөхсәт итү турында тәкъдимнәр бар дисезме? Үзебезне Европа белән чагыштырасым да килми. Без Россиядә яшибез. Татарстанда тизлекне 150гә җиткерү күздә тотылмый.

Әлегә исә тизлек яратучыларны 1023 фото һәм видеотеркәү системасы күзәтеп тора. Андый җиһазларны тагын да арттырырга ниятлиләр. Хәзер инде кагыйдә бозучыларны аэростат ярдәмендә дә ачыклый башладылар.

САН

6666

Татарстанда быелның 6 аенда әнә шулкадәр йөртүченең рульгә исерек килеш утырганы ачыкланган. 595 кешене, кырыс кагыйдәне бер ел эчендә ике тапкыр бозганы өчен, җинаять җаваплылыгына тартканнар. Татарстанда 10 авариянең 1се исерек йөртүчеләр аркасында килеп чыга.

Илнар ХӨСНУЛЛИН


Фикер өстәү