Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгеннән чираттагы ялга китте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Президент 27 июльдән 8 августка кадәр ялда булачак. Ә ул ял иткән вакытта аның вазифаларын Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин башкарып торачак.