Баланы ничә яшькә кадәр имезергә кирәк?

Ана сөте белән балага ниләр күчә? Балага күкрәк сөте имезү буенча консультант Маргарита Марьина әниләрне кызыксындырган иң актуаль сорауларга җавап бирә.

Күкрәк сөтендә ниләр бар?

Күкрәк сөте составындагы туклыклы матдәләр организмга инфекцияләргә каршы торырга ярдәм итә, иммунитетны ныгыта. Адәм баласының күкрәк сөтендәге аксым күләме башка имезүчеләрнеке белән чагыштырганда күпкә азрак. Бу исә үз чиратында бөерләргә булган басымны, шикәр чире, симерү ихтималын киметә. Күкрәк сөтендәге аксым хәтта яман шеш күзәнәкләрен дә юкка чыгарырга сәләтле. Моннан тыш аның составында баланың авыз куышлыгындагы микробларны, әни кешенең күкрәгендәге ярылган урыннарны төзәтүче антитәнчекләр дә бар. Күкрәк сөте баланың баш мие белән нерв системасы үсеше өчен кирәкле май һәм шикәргә дә бай. Анда дистәләрчә микроэлемент, витамин, минераль тозлар, биологик актив матдәләр бар. Күкрәк сөте имү баланың кәефенә, бит һәм казналык өлешләренең дөрес формалашуына да уңай йогынты ясый.

Кайчанга кадәр имезергә?

Әни кешегә дә, балага да уңайлы икән – күпме имезсәң дә ярый. Күкрәк сөте, гадәттә, бер яшькә кадәр баланың иң төп ризыгы булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкилләре баланы ике яшькә кадәр имезергә киңәш итә. Әмма үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: 1,5 яшьтә инде бала, гадәттә,  күкрәк сөте белән хушлашырга әзер була.

Балага бер яшь тулгач, күкрәк сөте акрынлап файдалы үзлекләрен югалта башлый, суга әйләнә, шуңа күрә яше тулган баланы алга таба да имезүдән мәгънә юк, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Моның белән һич кенә дә килешмим. Күкрәк сөте файдалы үзлекләрен беркайчан югалтмый. Киресенчә, сабыйны озаграк имезгән саен файдалырак, туклыклырак була бара ул. Мисал өчен, балага бер яшь тулганчы күкрәк сөтенең майлылык дәрәҗәсе 4,5 процент тәшкил итә. Өч яше тулганда инде ул 17 процентка (!) җитә.

Күкрәк сөте ник кими?

Күкрәк сөте кимү яки гомумән юкка чыгуга китергән сәбәпләрне ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Аларның беренчесе әни кеше организмының физиологик үзенчәлекләреннән (сөт бизләренең тиешенчә үсеш алмавы, симезлек, гормональ тайпылышлар, бала тапканда жәрәхәтләнү, күп кан югалту) гыйбарәт. Бала имезгәндә ясалган хаталар да күкрәк сөтенең кимүенә, юкка чыгуына китерергә мөмкин. Сабыйны бала тапкач та имезмәү, аны су шешәсе, имезлеккә ияләштерү, сәгатьләп кенә ашату, төнлә имезмәү – иң еш күзәтелгән хаталар. Беренче айларда сабыйга имезгәннән соң су эчертүне гадәткә керткән әнинең дә күкрәк сөте кимергә мөмкин.

Бала имезгәндә ничек тукланырга?

Бала имезгән хатын-кыз ризыкны төрләндереп тукланырга тиеш. Анда ит ризыклары да, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт ризыклары да булсын. Үзен тыныч тоткан, тиешенчә ял итеп хәл алган әни кешенең күкрәк сөте дә сыйфатлы, туклыклы була. Бала имезгән чорда ананың ашкайнату системасына килешмәгән, әйтик, эчне газландыра торган азык-төлек ашаудан тыелып торырга кирәк. Алар бала организмына да шундый ук авырлык тудырачак. Имезгәндә: «Бу ризык фәлән кешегә килешмәгән иде, мин дә тыелып торыйм әле», – дип туклану дөрес түгел.

Яз көне баланы күкрәк сөтеннән аеру җиңелрәкме?

Әгәр бала күкрәк сөте белән хушлашуга яшь ягыннан да, психологик яктан да әзер икән, имезүне елның теләсә кайсы фасылында туктатырга мөмкин. Әмма моны кисәк кенә эшләргә ярамый. Баланы күкрәк сөтеннән аеру җайлап кына, акрынлап башкарылырга тиеш.

 

Баласын күкрәк сөтеннән аерырга җыенган әниләргә белгеч түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә:

1) күкрәк сөте белән хушлашыр алдыннан баланы иң элек гадәти ризыкка ияләндерергә, акрынлап күкрәксез торырга өйрәтергә кирәк;

2) иң элек көндезге – эч пошканлыктан гына ара-тирә имезүләрне туктату зарур;

3) алга таба күкрәк сөтеннән башка гына йокыдан торырга өйрәтәбез;

4) аннары баланы көндез һәм кич йокларга яткырганда да имезүне туктатабыз;

5) баланы төнлә имезү иң ахырдан туктатылырга тиеш;

6) балага теш чыкканда, хроник чирләре баш калкытканда, әни кеше эшкә чыккан чорда, гаилә тормышында мөһим үзгәрешләр булганда (сабыйның балалар бакчасына йөри башлавы, күченү, яңа гаилә әгъзасы пәйда булу һ.б.) күкрәк сөтеннән аерырга ярамый.

 

Белеп тор!

Күп кенә гүзәл затлар, бала имезгәндә, матурлык процедураларына йөрергә ярыймы икән, дип борчыла. Маргарита Марьина сүзләренә караганда, бала имезгәндә озакка җитәрлек итеп керфек-каш буяу, аларга ламинирование ясату, аммиаксыз буяу белән чәч төсен яңартуның бер зыяны да юк. Аларны ясаганда кулланылган чаралар күзәнәкләр аша күкрәк сөтенә үтеп керми. Әмма бала имезгән хатынның гормоннары уйнаганлыктан, бу процедуралар сез көткән нәтиҗәне бирмәскә дә мөмкин. «Бала имезгән чорда кератин ярдәмендә чәч турайтудан тыелып торырга кирәк. Аны ясаганда кулланылган катнашманы җылытканда, формальдегид дигән зарарлы матдә бүленеп чыга. Аның парлары сулыш органнарын, күзләрне зарарлый. Алар аша ул күкрәк сөтенә дә үтеп керергә мөмкин», – ди белгеч.


Фикер өстәү