Хәния Фәрхи: «Мине Габделхәй исемле егет урлады»

Бүген Хәния Фәрхи бакыйлыкка күчкәнгә 3 ел булды. Әлеге уңайдан сезнең игътибарга бер истәлек тәкъдим итәбез.

Мәскәү Сабан туйлары элек Измайлов паркында үтә иде. Шунда үзәк трибунадан мәскәүлеләрне бәйрәм белән котлап, «Һәнәк» такмакларын укыдым да эстрада мәйданчыгына юл тоттым. Менә шунда «Бәйрәм» эстрада ансамбле җырчысы Хәния Фәрхи белән очраштым. Мин аның беркемнекенә дә охшамаган яңгыравыклы, моңлы тавышына күптән гашыйк идем инде. Ләкин бу юлы аның чыгышы ниш­ләптер бик үк уңышлы булмады кебек. Үзе дә: «Әллә нишләп каушадым шул», – дип куйды. Аны юатырга тырышып: «Мәскәүлеләргә ярый ул, көн дә татарча җыр тыңламыйлардыр әле», – дип куйдым.
Хәния минем Башкортстаннан, якташ икәнлегемне белгәч, бөтенләй ачылып китте. «Башкортстан һәрчак минем күңелемдә. Тәтешлемне сагынам», – диде ул. «Яшәргә кайтырга җыенмыйсыңмы соң алайса?» – дидем мин. «Кайтырмындыр, ахры», – диде җырчы.
Берничә ел үткәч, Уфада Хәния мине үзенең концертына чакырды.
– Марсель абый, мин бит хәзер Саллыда яшим. Башкортстанга кайтып җитә алмадым, юлда урладылар, – диде ул, шаян елмаеп. – Габделхәй исемле менә шушы егет урлады.
Мин ир-егетнең кулын кыстым.
Хәниябез Фәрхи-Биктаһирова булып йөри башлагач, талантлы җырчының көр тавышы Татарстан белән Башкортстан чикләрен үтеп, илебезнең хәтсез күп төбәкләрендә яңгырады. Татар, башкорт эстрадасының якты йолдызына әверелде ул, иҗаты шаулап чәчәк атты, мул җимешен бирде.
Уфага концерт белән килгәндә ул мине чакырмый калмый иде. Һәрвакыт Хәниянең иҗатына сокланып, уңышларына шатланып яшәдем. Бераз тәнкыйть сүзләре әйткән чакларым да булды. «Син һәрвакыт дөресен әйтәсең, шелтәләсәң дә, туганнарча яратып кына шелтәлисең бит син мине», – дип елмая иде. Аның исеменә мактаулар чамасыз мул яуган мәлдә, чынлап та: «Данны яулаудан бигрәк, саклау авыр, берүк очынып китә күрмә», – дип әйтә идем. Очрашканда шул сүзләремне минем дә хәтергә төшерә иде. Мин дә – иҗат кешесе бит, бу сүзләр үзеңә дә кагыла, янәсе.
Шөкер, Хәниябез бервакытта да үзен әллә кемгә куеп, борын чөеп йөрмәде. Талантының кадерен белде. Башкортстан халкы да үзе Башкортстанны яраткан кебек яратты.
Хәния китап укырга бик ярата иде. Шигырь, юмор җыентыкларын үзе дә сорап ала торган булды. Кайбер шигырьләрне шундук укып: «Бу бит көй сорап тора», – дип әйткәне дә, «Көлкегә бай программа төзеп, әйдә, сәхнәгә бергә чыгыйк әле», – дигән вакыты да булды.
2004 елның көзендә Казанда язучыларның Тукай исемендәге клубында минем иҗат кичәм үткәрелде. Казанга килеп төшкәч тә, Габделхәйгә шалтыратып: «Гел сез генә димәгән, мин дә чакырыйм әле үзегезне», – дигән идем. Шунда Хәния трубканы алды да: «Һичшиксез киләбез. Җырларга түгелдер бит?» – диде. «Юк, – дидем мин. – Тыңларга гына».
Казан зыялылары һәм Казанда яшәүче якташларыбыз белән тулы залда ничек күңел ачуыбызны сөйләп кенә бетерерлек түгел. Кичә барышында Хәниягә дә сүз бирдем. Ул, бик зур һәм бик матур гөлләмә тотып, сәхнәгә күтәрелде. Залдагылар: «Хәния, җырла, җырла», – дип дәррәү кул чапты. Мин аның хәленә керергә булдым: «Хәния, берүк җырлый күрмә, – дидем. – Мин бит синең концертыңда сәхнәгә менеп җырламыйм, сөйлим генә. Әйдә, син дә сөйлә генә».
Залдагылар көлештеләр дә тындылар. Әмма Хәния, җырламаса, Хәния буламыни?! Баянсыз-нисез генә бер куплет татар халык җырын башкарды, чәчәк гөлләмәсен тапшырды. Ул чәчәкләрне мин Уфага алып кайттым, хуш исләрен таратып, бик озак бүлмәне бизәп тордылар. Кара көзгә дә кердек, чәчәкләр сулмады да сулмады. Ныклап уйласаң, аның үз гомере дә ул бүләк иткән гөлләмә төсле булды: җир йөзендә яшәгән һәр татарның, һәр башкортның күңелендә мәңге шиңмәс чәчәк кебек кереп калды.

Марсель Сәлимов,
язучы-сатирик

 

Фото: «Татар-информ»


Хәния Фәрхи: «Мине Габделхәй исемле егет урлады»” язмасына фикерләр

  1. Мин Ханиянен Агидель теплоходында Берга йороган сакларымды гел иска Алам кузларга яш Тула гел иламай калмайым ,нига Син бу доньялардан киттен икан ,шул хатлем рахат бит яшаулары

Җавап Отменить ответ