Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә: «Аңламадың бит син берни дә!»

Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең бакыйлыкка күчүенә 3 ел булды. Әлеге уңайдан җырчының сеңелесе Фирүзә Ибәтуллина инстаграмга тетрәндергеч пост куйган.

– Мин барын да аңлыйм диден, апауууу?.?Анламадың бит син бер ни дә???? Син югалтып кара идең мине…???Бәлки китмәс идең үзең дә?! Эххххх Апау Кояшым! Үтмәс иде көнем, үтмәс иде төнем, атмас иде кебек таңым син киткәч. Үтә икән бит, үтә икән. Син киткәнгә бүген нәкъ 3 ел. Ә мин синен һаман да йоп-йомшак кулларыңны, хуш исле тәмле исеңне, сина гына хас булган ихлас елмаеп, бераз гына сузып: «Апаййй, яратам да инде үзеңне»,- дип әледән-әле иңнәремнән кочуыңны тоям кебек.Син киткәннән башлап бушлык калды җанда,син киткәннән башлап телгәләнде җаннар, өзелде бер кыл…? Син безнең бер илаһи яктылык идең. Гөлләр кояшка үрелгәндәй гел сина тартылдык,гел сина охшарга тырыштык, гел генә синең теләк, безнең теләк иде, Апаууу! ?Мең рәхмәт, Ходаем, безне алты баланы бер ата, бер ана балалары итеп яраткан өчен! ? Бәхетле булдык, ?бәхетле үстек. Әти-әниебез безне куеннарында җылытып, кулларын да тибрәтеп, назлап, сөеп кенә үстерде… Иңнәреңә башым салып, үксеп елыйсым килә, Апау жаным, Кояшым, — дигән ул постында.

 

Фото: Фирүзә Ибәтуллина инстаграмыннан


Фикер өстәү