«Тәгәрмәч» проекты авторлары: «Сез кайтсын өчен нишләргә кирәк?» – дип сорыйлар»

Таш кала эчендә яшәп, без үз асылыбызны югалтабыз, шәһәрдән читтә дә тормышның гөрләп торуын онытабыз, ахры. Бездән читтәге тормыш гаять үзенчәлекле, гади һәм рәхәт бит. Яңа гына табадан төшкән «Тәгәрмәч» проекты авторлары Линар Закиров һәм Луиза Янсуар әнә шул фикердә. Читкә чыгып булмаганда да, үзебездә, авыллар буенча кызыклы сәяхәтләр оештыручы һәм шуларны кызыклы итеп төшерүче алар.

– «Тәгәрмәч» проектын төшерә башлауга нәрсә этәргеч бирде? Идеясе кемнеке?

Линар Закиров: Идея – үзебезнеке. Без Луиза белән «Татарстан» журналында эшләгән чакта ук икәү бергә авылларга йөреп репортажлар әзерли идек. Сәяхәтләргә, маҗараларга сусау канда һәрчак бар, менә хәзер, үзизоляция шартларында өйдә утырганнан соң, ул үзен тагын да ныграк сиздерә башлады. Без авылларга кайтып, аларның ничек яшәп ятканын, анда тере, аларда җанлы тормыш барлыгын  күрсәтергә теләдек. Кешеләрне дә күрсәтәсе килде – алар шундый булдыклы, җир җимертеп яшәп яталар, тормыш алып баралар.

Луиза Янсуар: Без, башкала эчендә яшәп, еш кына чынлыкта аның чигендә дә тормыш барлыгын онытып җибәрәбез, туфрактан аерылабыз… Бу хакта үзара еш сөйләшә идек. Үзебезнең асылыбызны югалта барабыз, онытабыз, аны башка нәрсәгәдер алыштырабыз, диеп.

Линар: Ә аннан менә шушындый җиңел дә, бер үк вакытта шактый информатив та формат була ала, дигән фикергә килдек. Материал шулкадәр күп ияреп кайта, аны ничек кыска гына чыгарылышка сыйдырып бетерергә белмибез.

Луиза: Шундый кызыклы кешеләр, тарихлар, юл маҗаралары… Аларны теркәп бара башладык, киләчәктә китап итеп әзерләргә дә теләк бар.

Линар: Шундый зур канәгатьләнү алабыз бу сәяхәтләрдән, аны авыллардагы кешеләр дә тоядыр, күрәсең. Кайда гына кайтсак та, җирлек башлыклары көне буе безнең белән йөри, шулкадәр ачык йөз күрсәтәләр – рәхмәт үзләренә!

– Ничә авылда булдыгыз инде? Кайсы сәяхәт аеруча исегездә калды?

Линар: Әлегә – 8 авылда. Алардан кайтуга ук, тапшыруны монтажлап, әзерләп куябыз. Һәр авылга бер атнаны багышларга дип ният корган идек. Әмма артыграк калган материал да бар, ул материалны да күрсәтәсе килә, шуңа без ара-тирә лирик чигенешләр дә ясап алырбыз шикелле. Әлегә контент оешып, формалашып килү этабында. Без бит моны үз инициативабыз белән, «Әйдә, башлап карыйк, анда күз күз күрер», – дип тәвәккәлләдек.

Луиза: Һәр барып кайткан авыл белән аннары атна буе яшибез, икенчесенә чыкканда, чагыштырабыз, искә алып сөйләшәбез. Элегрәк барганнарын инде сагынабыз да хәтта… Берсен дә аерып кына әйтәсе килми, һәммәсенең – үз үзенчәлекләре, үз яме. Безнең эмоцияләр дә аерыла. Мин әле менә Чупай авылы (Әлмәт районы) хатирәләреннән аерыла алмыйм. Без анда печән дә җыйдык, җиләккә дә бардык, иң мөһиме – җыйнаулашып бал аерттык. Линарның дусты Рамил янына кайткан идек. Мин беренче мәртәбә үз кулларым белән бал аерттым – әйтеп бетергесез кичереш! Урманда йөрдек, Рамил безгә поши эзләрен күрсәтте, билгесез чытырманнарны… Шунда ролик төшерү идеясе туды, Линар аны хоррор стилендә эшләде аннары.

– Стиль дигәннән, анонсларны, тапшыруларны үзенчәлекле, хәтта сез әйткән хоррор стилендә дә ясыйсыз. Сценарийлар ничек «туа»?

Луиза: Тәүлекнең 24 сәгатендә уйланып йөргәнгә, теләсә кайсы урында, вакытта, халәттә туып тора. Хәтта төшләргә дә керә! Линар, иртән иртүк уянуга (ул таң әтәчләре белән торып баса), идеяләр фонтанына әверелә. Мин уянганда, аңардан инде ватсапка 6-7ләп смс килгән була: әйдә, фәләнне эшлибез, әйдә, төгәнне кыландырып карыйк. Мин – ябалак, гадәттә төнгә активлашам, лампочкаларым төн урталарына келпеп яна башлый.

Линар: Хоррор стиле бөтенләй экспромт рәвештә килеп туды: Чупайда бал аертырга барган дустыбыз Рамил безне кура җиләге уңа торган урынга урман буйлап алып барганда. Сөйләнеп бара шулай, менә, ди, монда поши аунаган, менә, ди, бүген төнлә умарталык читеннән берьюлы 3 кабан узды… Шул сүзләр җитә калды!

– Авыллар турындагы кызыклы фактларны каян һәм ничек җыясыз?

Луиза: «Тәгәрәмәч»нең шигарен юкка гына «без Татарстанны ачабыз – үзебезгә һәм сезгә» дип билгеләмәдек. Башта үзебез ачышлар ясыйбыз, аннан соң башкалар белән дә рәхәтләнеп бүлешәбез.

Линар: Һәр авылда яшь гаиләне, яшь эшмәкәрне күрсәтүне максат итеп куябыз. Алар авылның кичәгесен, бүгенгесен киләчәккә тоташтыручылар. Әйтик, Туембаштагы (Кукмара районы) җиләк фермасының яшь кенә хуҗасы күпме авыл кешесен эш белән тәэмин итә.

Луиза: Һәр авылның кибетенә кереп, ризык бәяләрен дә белешәбез. Үзебезгә дә, башкаларга да кызыктыр бит, әйтик, кара, ак ипинең, сөтнең күпме торганын. Бер авылдагы бәяләр икенчесеннән шактый аерыла булып чыкты. Кибеттәге иң арзан һәм иң кыйммәтле товарлар турында да сорашабыз. Җирле продуктлар бигрәк тә кызыклы безгә: кемнәр нәрсә җитештерә…

– Шундый төрдәге башка проектлардан аермасы, яңалыгы нидә дип уйлыйсыз?

Линар: Безнең мәгълүмат чаралары авыллар турында күп яза, сөйли, күрсәтә. Әмма без шул ук сала тормышы турында башка яктан – блогер буларак бәян итәргә ниятләдек. Бүген блогерлык хәрәкәте дөнья күләмендә дә, үз илебездә дә зур үсештә бит. Кайбер блогерлар зур-зур аудитория туплап, җитди телевизион каналларга да, матбугат чараларына да көндәшлек тудыра. Безнең дә, нәрсә ашадым, эчтем дип кенә түгел, хәлдән килгәнчә сыйфатлы, мәгънәле һәм файдалы әйбер эшлисе килде. Сүз уңаеннан, авыллардагы алтын куллы кешеләрне төшереп, алардан лайфхаклар, ягъни бакча, йорт, хуҗалык тирәсенә бәйле булган киңәшләр дә алып кайтабыз.

Без Луиза белән нигездә сүз белән эш иткәнгә, элегрәк иҗат процессының техник ягына әллә ни төшенми идек. Йөргән таш шомара, диләр бит, менә без дә, авылдан-авылга йөреп, камилләшербез, дип уйлыйм.

– Кемнәр күбрәк кызыксына: яшьләрме, өлкәннәрме?

Луиза: Без, нигездә, яшьләрдә кызыксыну уятыр, дигән идек, әмма юк, барлык яшьтәгеләргә дә кызыклы булып чыкты. Проектны әзерләгәндә үзебез дә төрле яшьтәге аудиторияне күздә тотып эшлибез.

Аудитория дигәннән, ул яшь буенча гына түгел, ә кешеләрнең шөгыле, статусы һәм башка яктан да гаять төрле. Әйтик, әлеге дә баягы үзебезнең дуслар-танышлар да бар анда, без йөргән авыллардагы кешеләр, аларның танышлары, туган-тумачалары да, җитәкчеләр дә, үзебезнең журналистика, медиа, мәдәният, әдәбият өлкәсендәге затлар да… Безгә бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә кушыла… Директка да сораулар биреп, уңышлар теләп язалар. «Сез кайтсын өчен нишләргә кирәк?» – дип тә сорыйлар.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү