Җиләк үстерүче Айдар Әхмәдишин: «Эшмәкәрләр фабрикасы»нда туплаган белемнәр табышны ике тапкыр арттыру мөмкинлеген бирде»

Кемгә – беренче хезмәт хакы, кемгә – табыш. Быелның апрель аенда республикада «Жайлашу технологияләре: ничек яшәргә өйрәнергә һәм үсәргә» дигән программа тормышка ашырыла башлады. Проект эшмәкәрләргә кризис вакытында яңа белемнәр тупларга ярдәм иткән. Укыганнарга файдасы булып, аларның керемнәре артканмы?

Әлеге проектны Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан Икътисад министрлыгы, республиканың эшмәкәрләрне яклау фонды оештырган. Курс 25 онлайн-дәресне үз эченә алган. Анда Россиянең төп компанияләре, төбәкнең бизнес вәкилләре табыш алу серләренә өйрәткән. Шушы вакыт эчендә дәресләрне республикада 52 меңнән артык бизнес вәкиле караган. Программа буенча 625 кече һәм урта эшмәкәр белем алган. Курслардан соң 66 кеше – үзмәшгуль, 10ы шәхси эшмәкәр булып теркәлгән. Үз бизнесын ачканнар, әйтик, крестьян-фермер хуҗалыгы оештыручылар бар.
Айдар Әхмәдишинга – 29 яшь. Ул Әлмәт шәһәрендә яшәп, Ютазы районында җиләк үстерә. Моңа кадәр аның кечкенә генә клининг, ягъни җыештыру компаниясе булган. Табышны арттыру өчен ике ел элек җиләк үстерү эшенә керешкәннәр. Башта үсәме-юкмы дигәндәй, сынап карарга булганнар. Акча эшләп булуын аңлагач, җиң сызганып эшкә тотыналар. Җиләкне Баулы, Бөгелмә, Әлмәттә, Башкортстан якларында да саталар икән.
– Бу – безнең гаилә бизнесы. Әти-әни, абыйлар белән бергәләп шөгыльләнәбез. Без җиләкне, үсентеләрне ел дәвамында зур комплекста үстерәбез. Кыш үскән җиләк тә тәме ягыннан җәйнекеннән калышмый. «Эшмәкәрләр фабрикасы»нда туплаган белемнәр табышны ике тапкыр арттыру мөмкинлеген бирде. Берничә ай бушка укыдык. Оештыручыларга зур рәхмәт, – ди Айдар. – Җиләк үсентеләрен күпләп сата башладык. Ике ай эчендә 20 мең үсенте саттык. Моңа кадәр таныш булмаган көндәшләр белән аралашырга, социаль челтәрләр аша сатарга, төргәкләү технологияләренә, идарә итү нечкәлекләренә өйрәндем. Уку барышында туплаган белемнәр чыгымнарны 1,5 тапкыр киметергә булышты. Менә хәзер 500 квадрат метр мәйданда теплица төзибез. Август аенда әзер булачак. Анда суган, петрушка, укроп, шпинат һәм башкасын үстерәчәкбез. Табигый ашламалар гына кулланабыз. Безнең лаборатория бар, елга бер тапкыр тест үткәрәбез. Теплицада ут, су, җилләтү – барысы да автоматлаштырылган. Кыш көне караңгы булмасын өчен ультрашәмәхә һәм башка лампалар куябыз.
Бу программада Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетында белем алучы 19 яшьлек студент Полина Рычкова да катнашкан. Ул «Табигый букчалар» кибетен булдырган. Кулдан ясалган эко-сумкалар белән илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр кызыксына икән.
– «Эшмәкәрләр фабрикасы» курсыннан соң ук беренче акчаны эшләдем. Апрель – июнь айларында 16 букча саттым. Моннан 8 мең сумлык табыш алсам, шуның 4450 сумы – чиста керем. Белем алу миңа товарны дөрес итеп тәкъдим итәргә, клиентлар белән аралашырга, табыш алу буенча исәп-хисап ясау нечкәлекләренә өйрәтте, – ди Полина.
35 яшьлек Альбина Хан исә гадәти булмаган трансформер-сумкалар сату эшенә керешкән. 2015 елда проектларга өйрәнеп, тагын бер елдан сата башлый. Пандемия вакытында кибетен ябу турында да уйлаган. Тик бу курстан соң фикере үзгәрә. Май аенда 20 мең сумнан артык табыш алган. Кул эшләрен хәтта Германия, Белоруссиядән дә соратып алалар икән.
Казанда яшәүче 48 яшьлек Лилия Насыйбуллина «Нейромир» проектын тормышка ашыра. Акылны үстерергә ярдәм итә торган агач тренажерлар житештерә ул. Курс тәмамлагач, эше тагын да хутка киткән, аларны ил буенча сата башлаган. Аңа кадәр балалар бакчасында психолог булып эшләгән. Моңа кадәр табышы 30 мең сумнан артмаса, хәзер 40 – 50 меңгә җиткән. Белемнең артыгы юк.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү