Янгын чыккан тарихи бина кабаттан торгызылачак

Казанда ЦУМ янында урнашкан сәүдәгәр Соболев номерларында янгын чыкканлыгы хакында хәбәр иткән идек. Коткаручылар борынгы бинаның икенче катында ике хатын-кызны үлемнән йолып калган. Сәүдәгәр Соболевның 1869 елда төзелгән керем йорты моңарчы буш торган. Ул тарихи яктан кыйммәтле корылма санала.

Бинада янгын чыгуга, интернет киңлекләрендә, җир кишәрлеген бушату максатында борынгы йортка ут төрткәннәр булса кирәк, дигәнрәк имеш-мимешләр таралган. Әмма Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин әйтүенчә, дөрес фикер  түгел бу. «Бинаны яндыру яки юкка чыгару – мәгънәсез, чөнки мондый статустагы йортлар барыбер торгызыла», – дип белдергән ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Прокуратура сәүдәгәр Соболевның керем йортындагы янгын сәбәпләрен ачыклаячак. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы затлар билгеләнәчәк.


Фикер өстәү