Тальян язмышы кем кулында?

Татарның ике тугры дусты бар. Аның берсе – ат, икенчесе – тальян. Бүген аларның икесе дә яклауга мохтаҗ. Гармун ясау остасы, мәшһүр Җидияр Мохияровның укучысы Айрат ХАРИСОВ, тальянны тергезергә дип, махсус Башкортстаннан Казанга күченеп килгән иде. Ул нинди уй-фикерләр белән яши? Тальян язмышы ни хәлдә? Оста әнә шулар турында сөйләде.

– Айрат абый, сез – тальяннар ясаучы оста Җидияр Мохияровның дәвамчысы. Ә менә сездән соң бу һөнәрне дәвам итүчеләр бармы?

– Өйрәнергә дип килгән берничә егет бар. Теләкләре булган бөтен кешегә өйрәтә алам.

Һөнәргә укытуны дәүләт дәрәҗәсендә күтәрергә кирәкме?

– Мәгънәсен күрмим. Укытырсың да, ә эшне кайдан табасы? Халык һөнәрчелеге училищесында махсус сыйныф ачабыз, дип әйткәннәр иде. Укытасың икән, балаларның киләчәген дә уйларга кирәк. Ул укып бетерер, аннары кая барыр? Бүген гармуннарга сорау зур дип әйтеп булмый. Россиядә нибары ике фабрика калды, элеккеләре ябылып бетте. Чөнки халыкта бу уен коралларына ихтыяҗ зур түгел.

Тальянның абруен ничек күтәрергә соң?

– Узган ел татар эшмәкәрләре җыенында Татарстан Президенты татар гармуннары күргәзмәсе белән кызыксынды. Нәтиҗәдә Президент күрсәтмәсе нигезендә авыл клубларын гармуннар белән тәэмин итү башланды. Аңарчы да бер очрашу булган иде. Ул вакытта, булышырга кирәк бу егеткә, дип әйткән иде. Шуннан соң аның ярдәме белән остаханәм булды, инде менә гармуннар ясауга  заказлар алынды. Бу тәкъдимне Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең беренче урынбарасы Марат Әхмәтов та күтәреп алды. Ул остаханәгә килде, күпме вакыт кирәк булачак, күпме эшли аласыз, дип сорашты. Нинди материал кирәклегенә кадәр сорашты. Нәтиҗәдә, клублар белән генә чикләнеп калмыйча, «ТАССРның 100 еллыгына – 100 гармун» дигән проект туды. Беренче гармуннарны 30 август – Республика көнендә балаларга тапшырдык.

Киләсе елга дәүләт заказы бармы соң?

– Быел февраль аенда узган җыелышта бу эшне дәвам итәрбез дигән фикер яңгырады. Ләкин аннан соң дөньялар үзгәреп китте, үзизоляциягә киттек. Миңа килгәндә, ай саен  15 гармун эшләп була. Бу – зур күләм, бер караганда. Ә теге вакытта Марат Әхмәтов, 100 гармун – күлдәге бер тамчы гына, диде. Миңа калса, эшләргә кеше булганда эшләтергә кирәк. Дөрес, алдан, ике ярдәмчем булса да, 100 гармунга заказ алгач та, куркыткан иде. Эш бик җайлы  гына барды. Чехия осталары белән элемтәгә кердек, гармун телләренә заказ бирдек. Германия фабрикасын карадык. Кыска вакыт эчендә шактый тәҗрибә тупладык. Татарстанда ике рәтле гармуннарга да ихтыяҗ бар, аны җитештерүне дә җайга саласы килә.

– Һәр останың үзенчәлеге була. Сезнең гармуннар кай ягы белән аерылып тора?

– Җидияр абый күпләп гармуннар ясамады, шуңа күрә бөтен детален кулдан эшләде. Ә без, күпләп ясагач, заманча техниканы кулланабыз. Детальләрен ясау өчен фрезер станогы алдым.  Орнаментлы кисү өлешләрен лазер технологиясендә эшләтәбез. Гармунның күрекләрен Җидияр абыйның улы белән хатыны ясады. Шуңа күрә без ясаган гармуннарда да Җидияр абыйның өлеше бар дип әйтергә була.

Элек гармун бер сыер бәясе торган. Хәзер баласына тальян алырга теләгән әти-әнигә ул күпмегә төшә?

– Минем иң яратмаган сорау ул. Кешенең зур хакка гармун алырга мөмкинлеге юк икән, сөйләшеп була бит. Материалның арзанрагын сайлап алу, телләрен фабрикадан кайтарылганын түгел, арзанлырак материалдан үзеңә ясап була. Иң мөһиме, кешенең уйнарга теләге булсын. Теләк булса, җаен табарга була. Гармунның җиз теллесе кыйммәт. Үзем эшлим икән, ул икеләтә кыйммәткә төшә.

Тальян белән нәрсәне югалтабыз?

  Бүген аның язмышы энтузиастлар кулында. Музыка мәктәпләрендә тальян өчен җан аткан укытучы булса, әле өмет бар. Баланы бит мәҗбүриләп тә өйрәтеп булмый. Очкын кабызучы кирәк.  Моңа  уңай мисаллар бар. Әйтик, татар мәктәпләрендә татар курае күтәрелеп килә. Ансамбльләр оештырдылар, бәйрәмнәрдә курайчыларны чыгарып бастырсалар, күңел шатлана. Тальянны этәрергә дә шундый ук кешеләр кирәк. Бездә исә  тальянга «өлкәннәр уйный торган гармун», «авыл гармуны» дигән кимсетүле караш яши. Айдар Фәйзрахманов, Рөстәм Вәлиев, Рәшит Мостафин, Фән Вәлиәхмәтов кебек осталар профессиональ сәхнәгә алып менгәч кенә азрак караш үзгәрде. Яшь баянчылар да тальянда уйный башлады, шунысына сөенәм. Тора-бара тальян күтәрелеп китәр дип өметләнәм.

Казанга күченгәндәге өмет-максатларыгыз акландымы?

– Килүем бушка китмәде дип авыз тутырып әйтә алам. Гармун төзәтү белән генә шөгыльләнеп ятсам, өметләрем акланмаган булыр иде. Эшемнең нәтиҗәсе күренә, шөкер. Җидияр абыйның мине өйрәтүе бушка китмәгән, аның эше дәвам итә.

Балаларыгыз сезнең һөнәрне үзләштердеме соң?

– Мин кызлар үстердем шул. Аллага шөкер, ике яшьлек оныгым бар. Исән булып, шул оныгыма үзем белгәннәрне өйрәтә алсам, бәхетем түгәрәкләнә. Мин Башкортстанда яшим, Татарстанда эшлим. Гаиләм Исмәгыйль авылында калды, үзем Казанда. Эшемнең нәтиҗәсе бу авырлыкларны онытыра.

Рәмзия Юзлибаева, Сарман районы Җәлил бистәсе музыка мәктәбе укытучысы:

Җәлил музыка мәктәбенә урнашкан елны ук балалар белән Казандагы төрле бәйгеләргә йөрдек. Фәйзулла Туишев бәйгесен бигрәк тә яраттык. Шушы бәйгедә әбиләр, бабайлар тальян уйныйлар иде. Их, балаларны тальян уйнарга өйрәтәсе иде дип, гел кызыгып кала идем. Тик тальянны каян аласы? Бәхеткә, мәктәп сараен җыешырганда тальян килеп чыкты. Уйнап карадым да, аңа кушылып, җаным елады. Балаларны баян белән беррәттән, тальян уйнарга өйрәтә башладым. Тальян белән бәйгеләрдә катнашу сабыйларга стимул бирде.  Ләкин ул бәйгеләрдә тальян уйнаучы балалар берәм-сәрәм генә була иде. Бик зур проблема бит бу. Өлкән буын китәр, алар белән тальян да онытылырмы? Ә нишләп алмаш әзерләмәскә? Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Эстрада концертларында баянчылар, гадәттә, бер-ике номерны тальянга багышлый, ләкин бу бит диңгездәге бер тамчы гына. Шуннан соң музыка мәктәбендә укучылар өчен өч елга исәпләнгән тальянда өйрәтү программасын төзедем. Тальянны популярлаштыру концепциясен яздым да Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына юлладым. Юк дип кистереп әйтмәделәр, шунысына да сөенәм.

Тагын бер күзәтү: узган ел Республика көнендә гармунчылар парады булган иде. Араларында ник бер тальян уйнаучы булсын… Хәер, тальян бөтенләй юкка чыга дип кайгырмыйк әле. Шул көнне Камал театры каршында музыка мәктәпләренә ун тальян тапшырылды. Аның берсе – Сарман районы Җәлил бистәсе мәктәбенә эләкте. Ләкин бер районга – бер тальян  бик аз.

Татарстан Мәдәният министрлыгының  матбугат хезмәте аңлатмасы:

– Дәүләт заказы белән әзерләнгән 100 тальянны килешү нигезендә тарату төгәлләнеп килә. Тальян гармун барлык районнарга диярлек китте. Тальяннар башлыча сәнгать мәктәпләренә, клубларга тапшырыла. Авыллар белән беррәттән, Казан, Чаллы кебек эре шәһәрләрнең мәдәният оешмаларына да бирелде. Бүген тальянга гаризалар кабул итү бара. Шушы гаризалар нигезендә тальянны җитештерү эше дәвам иттереләчәк.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү