Пенсия арта: кемнеке һәм күпмегә?

Эшләүче пенсионерларга сөенеч! Пенсия фонды 1 августтан аларның пенсияләренә «перерасчет» ясарга җыена. Моның өчен гариза тапшырырга кирәкми – «автомат» рәвештә хәл ителәчәк ул. Узган елда рәсми теркәлеп эшләгән, ягъни үзләре өчен иминиятләштерү взнослары түләнгән пенсионерларның һәркайсына кагыла бу.

Пенсия арту гадәттәге индексацияләүдән аерылып тора. Индексация ясаганда пенсия күләме һәркем өчен билгеле бер коэффициентка үссә, бу юлы пенсиянең ни дәрәҗәдә үсүе пенсионерның хезмәт хакына бәйле булачак. Хезмәт хакы әйбәт икән, пенсиягә өстәмә дә  саллырак булачак дигән сүз. Пенсия максималь дәрәҗәдә 279 сумга күбәя. Бу Татарстанда яшәүче 285302дән артыграк кешегә кагыла. Әлеге максатка Пенсия фонды бюджетында 55 миллион сум чамасы акча каралган.

1 августтан пенсионерларга иминиятләштерү пенсиясеннән (картлык буенча гадәти пенсия дигән сүз) тыш, пенсиянең тупланма өлешеннән түләүләр күләме дә үсә. Монысы пенсионерның эшләвенә түгел, бәлки идарәче компанияләрнең пенсия акчасын кая да булса салып, керем алу, ягъни инвестицияләү нәтиҗәләренә бәйле. Пенсиянең тупланма өлеше артуны республикада 1748 пенсионер (шул исәптән тупланма өлешне финанслашуның дәүләт программасында катнашучы 1022 кеше һәм тупланма пенсиясеннән акча алып килүче (әйтик, ана капиталын шуңа салучылар) 170 кеше көтә. Аларга айлык түләү, инде әйткәнебезчә, узган елда пенсия акчасын инвестицияләү нәтиҗәләре буенча артачак. Тупланма пенсия өчен – 9,1 процент, тупланма өлешне финанслау дәүләт программасында катнашучылар өчен  7,9 процент акча өстәләчәк.


Фикер өстәү