Милеккә салымны инде хәзер үк түләргә мөмкин

Без һәр ел саен үзебезнең мал-мөлкәткә – транспортка, йорт-җиребезгә салым түлибез.
Салым органыннан хат килеп төшкәч, бездә чын-чынлап салым түләү бурычы барлыкка килә. Ә бу орган салым түләүгә ким дигәндә 30 көн кала аны түләү зарурилыгы турында хат җибәрә.

Әмма салымны алданрак түләсәң дә була. Хәзерге вакытта, әйтик, төрле сәбәпләр белән озак вакытка командировкага китәргә җыенучылар өчен аны бердәм салым түләве рәвешендә вакытыннан алдан түләү (аванс түләве) мөмкинлеге булдырылды.
Бердәм салым түләве – электрон акча янчыгына охшаш әйбер. Кеше аңа үз ихтыяры белән алдан ук (салым органыннан хат килеп төшкәнче) торагына, җире, машинасы һәм керемнәренә салым түләү өчен акча күчереп куярга мөмкин.
Бу акча Федераль казначылык хезмәтенең тиешле счетына күчә. Мөлкәткә салым түләү вакыты килеп җиткәч, салым органы түләүне мөстәкыйль барлап, исәпкә алып куя. Түләү иң элек салым түләү буенча недоимка һәм бурычларны каплауга (кешенең мондый бурычлары булган очракта) җибәрелә.
Шулай итеп, бердәм салым түләве безгә мөлкәткә салым түләүне гадиләштерү, җиңеләйтү мөмкинлеге бирү генә түгел, бәлки әле хаталануга да урын калдырмый.
Бу түләүне “Уплата налогов, страховых взносов физических лиц” сервисы яки салым түләүченең шәхси кабинеты (“Пополнить авансовый кошелек” опциясенә кереп) аша күчерергә мөмкин. Акча күчерү бик гади генә башкарыла: ФИО, ИНН һәм түләү күләмен күрсәтсәң, шул җитә.
Ә инде бердәм салым түләве күләмен исәпләүдә Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы (nalog.ru) “Калькулятор транспортного налога”, “Калькулятор земельного налога и налога на имущество физических лиц” онлайн-сервислары ярдәмгә килә.
Бу җәһәттән тәфиллерәк мәгълүматлар белән теләсә кайсы салым органында танышырга, шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең бердәм элемтә үзәге телефоны (8-800-222-2-222) аша белешергә була.


Фикер өстәү