Төркия авиабилет бәяләре 40%ка арткан

Төркиягә чикләр ачылганнан соң популяр курортларга авиабилет бәяләре узган ел белән чагыштырганда 30-40%ка арткан. Бу хакта Туту.ру онлайн броньлау сервисы хәбәр итте.

Төркия ачылганан соң Мәскәүдән Антальяга очу популярлашкан: броньнәр саны 5 тапкыр арткан.

Узган елның әлеге вакыты белән чагыштырганда Мәскәүдән Антальяга уртача чек 42%, Стамбулга 30%ка арткан. Ә Петербургтан Антальяга очу 61%ка арту күзәтеләгән.

Аның каравы танылган Россия курортларына билет бәяләре төшкән. Мәскәүдән Симферопольгә очу 15%ка, ә Сочига 19%ка кимегән. Шулай ук анда барырга теләүчеләр саны 10 тапкыр кимегән.


Фикер өстәү