Газинур Моратны дәваланган табиб: «Аңа «Йәсин» чыкканнар иде инде»

Мин Газинур Моратны халкыбыз язмышы, бүгенгебез һәм киләчәгебез хакында борчылу тулы фәлсәфи уйланулар язучы шагыйрь дип саныйм. Фикерләре кешелекле, алардагы һәр сүз аның яралы җанын, замана матавыкларын аңлау тирәнлеген күрсәтә.

Үз халкының җанын, намусын гәүдәләндергән бу шагыйрь Аллаһы Тәгаләгә, шулай ук кайвакыт бик кырыс, җиде кат тир түгәргә мәҗбүр итүче искиткеч табигатькә рәхмәтле. Үз гомерендә һәм шигъриятендә әти-әнисенә, туганнарына, Зур Сәрдек авылына һәм якташларына, күбесе борынгы Мәчкәрә мәдрәсәсендә тәрбияләнгән искиткеч игелекле, акыллы мөгаллимнәренә, туган мәктәбенә рәхмәтле.

Дөрес, кайчандыр Туфан Миңнуллин хуплавы белән «Болгар номерлары»н торгызуны, «Тарихта бөек татарларның Тукай үзәге»н булдыруны үтенеп Минтимер Шәймиевкә язган хатыма Тукай премиясен алган 39 лауреаттан имза җыйганда, шагыйрьләр турындагы идеалистик күзаллауларым бераз үзгәрде. Алар арасында Тукай һәм аның көрәштәшләренең изге мирасын саклап кала алмауда үзләрен гаепләүче, минем идеямне рәхмәт хисе белән кабул итүчеләр дә, бу премияне чираттагы һичшиксез алынырга тиешле ганимәткә санаган, Тукай бүләгенең аванс буларак бирелүен аңламаучылар да бар иде. Әлеге бүләк иясе һәрвакыт Тукайга тугры калырга, гомер азагына кадәр милләтенә риясыз хезмәт итәргә тиеш ләбаса! Шуны аңламаучы «бөек»ләр исә үзләренең «бәһасез» имзаларын миңа хәер биргән кыяфәт чыгарып куйды. Ул чакта үзләрен иҗади элитага санаучыларның шактыеннан гайрәтем чикте, әлеге бөек премиягә кандидатлар сайлап алу системасының никадәр кимчелекле булуына инандым мин.

Гуманистик фикерле, ялагайлык-ясалмалылык бөтенләй чит булган Газинур Моратның шигъри таланты сәбәпләрен эзләгәндә, туган ягы Кукмара төбәгенең мәгърифәтчелек тарихын бераз шәрехләп китү ляземдер.

Тарихтан мәгълүм: безнең борынгы бабаларыбыз 1360 еллар тирәсендә Нократка коя торган Бөр елгасы тамагына килеп урнашкан. Кайдан килүләре билгесез – бәлки, Казаннан, бәлки, Болгар яки Биләр төбәгеннәндер,  бәлки, мари һәм удмурт халкын тыгызлау хисабына күченгәннәрдер.

Җир азлыгы, зур урман-сулар юклыгы халыкны һәр авылда нинди дә булса берәр һөнәр – киез итек басу, күн иләү, мехчылык һәм башкалар белән шөгыльләнергә мәҗбүр иткән. Бөтен Россиягә данлыклы «Кукмара итекләре» шул рәвешле пәйда булган.

XVIII – XIX гасырларда капитализм үсеше халыкның белемен күтәрү мөмкинлеген тудырган. Беренче мәдрәсә Кукмараның Мәчкәрә авылында ачылган. Анда ил-көнгә танылачак динче-фәйләсүфләр Габденнасыйр Курсави, Габдулла Буби укыган, Каюм Насыйри еш килеп йөргән. Идел-Уралдагы төрле дәрәҗәдәге шундый дистәләрчә мәдрәсәне тәмамлаучылар Кайсак-Кыргыз далалары, Урал аръягы, Себер халыкларына аң-белем биргән. Алар, яңа ысул белән укыту нәтиҗәсендә, Россия империясенең икътисади үсеше өчен кирәкле кадрлар әзерләгән. Мәсәлән, Мәчкәрә күршесендәге Адай авылыннан чыккан Уразмәтовлар, Россиядә беренче булып, Казан һәм Оренбург губерналарында нефть чыгару эшенә нигез сала. Татарлар бихисап заводлар, Уралдагы алтын чыгару промыселлары, Россиянең күп шәһәрләрендәге һәм чит илләрдәге сәүдә йортлары хуҗалары була. Китап басу эшенә керешеп, алар Россия империясенең көнчыгышында һәм көньягында дини һәм башка әдәбиятны миллионлаган тираж белән тарата.

Мәчкәрә мәдрәсәсе кебек мәгариф үзәкләре чәчкән гуманистик мәгърифәтчелек орлыклары иҗади шытым бирә – шул рәвешле атаклы шагыйребез Газинур Морат һәм башка данлыклы якташларыбыз пәйда була тора.

Инде мәкаләмнең исеменә күчәм. Нинди алиби соң бу? Бер очрашкан чакта мин Газинурдан кайчан шигырь яза башлавы хакында сораган идем. Бик каты авырып, берничә көн аңсыз ятканнан соң, могҗиза белән диярлек сихәтләнгәч икән. Әти-әнисе чакырып китергән мулла аңа инде «Йәсин» дә чыккан булган. Әмма ул исән калган һәм шуннан соң шигырь яза башлаган! Мин аннан: «Ул чакта синең аркаңа укол кададылармы?» – дип сорадым. «Көн саен, мине шулай коткарып калганнар», – диде Газинур. «Сине менә мин шулай «интектердем» инде, кадерлем», – дип шаккатырдым аны шунда.

Ә аның авыру тарихы болайрак: 1972 елның язында Кукмара районында менингококк инфекциясе таралды, ә эпидемиянең чыганагы дистәдән артык авыл баласы йөреп укыган Зур Сәрдек мәктәбендә иде.

Хәзергә кадәр хәтерлим: төнлә Чишмәбаш авылыннан 12 яшьләрдәге Хантимерова дигән кызны китерделәр. Хәле авыр, аңсыз, укшый, температурасы 40 градус, тән тиресендә таплар бар. Диагнозы – этиологиясе билгесез менингит. Менингококк инфекциясе, менингококцемия башланып килә – шуңа күрә куәтле терапиягә күчтек: пенициллинның миллионлы дозаларын (моңа кадәр көненә 3-4 тапкыр 30 – 50шәр мең доза кертә идек) һәм гормональ инъекцияләр кададык, баш миенә басымны киметү максатыннан арка миенә пункцияләр ясадык. Элемтәдә булучыларның барысын да ачыкладык, аларга антибиотиклар бирдек, йогышланган дип шик туучыларны шундук хастаханәгә салдык. Бөтен хастаханә аяк өстендә иде: 2-3 көндә шундый 15 авыру табылды.

Бактериологик анализлар менингококк күрсәтмәде. Мин Сәламәтлек саклау министрлыгына 16 авыруның хәле турында хәбәр ирештердем. Ничәсенең үлүе турында сорадылар, беркем дә үлмәвен белгәч, ышанмадылар: «Безнең Казанда (анда да шул кизү таралган иде) һәр өченче-дүртенче кеше үлә, тик без барыбер үз лабораториябез белән килербез әле», – диделәр. Килделәр, безнең диагнозны расладылар, вакытында дөрес дәвалаган өчен мактадылар. Дүрт дистәгә якын кеше авырды, күбесе бик авыр хәлдә иде, тик без барысын да дәваладык, беркемне дә югалтмадык.

Менә шулай итеп, мин Газинурның да малай чагында арка миен күп тапкыр «тишкәнмен», һәм ул да бу бәхетле статистикага эләккән булып чыкты. Үзе дә бурычлы булып калмады – безнең дәвалауга, безнең йокысыз төннәргә илтифат күрсәтеп, менә дигән шагыйрьгә әйләнде. Аңа Тукай бүләген тапшырганда, минем горурлыгым хәттин ашты…

Аллаһы Тәгалә каршына килеп баскач, мин үзем коткарган меңләгән исемсез авырулар һәм үзем төзегән хастаханәләр турында түгел, бәлки, Тукай бүләге иясе Газинур Морат хакында сөйләрмен, дип ниятләп торам әле. Чөнки иманым камил – Хак Тәгалә Үзенең изге колын  –  Тукаен яхшы хәтерли булыр. Бигайбә!

Зиннур Закиров,

Татарстанның атказанган табибы


Фикер өстәү